Лимон кисәге салынган чәйнең нинди куркынычы бар?

Лимон кисәге салынган чәйнең нинди куркынычы бар?

Лимонлы чәй яратучыларга сак булырга кирәк. Аның белән бергә организмга тиабендазол (Е233 өстәмәсе) керергә мөмкин. Бу турыда Лайф.ру медицина фәннәре кандидаты, табиб-терапевт-гастроэнтеролог Константин Спаховка сылтама белән яза.

Лимон белән чәй эчкәндә, аны кисәкләргә кисәләр һәм кабыгы белән бергә эчемлеккә салалар. Кайнар су тиабендазолны чәйгә юып чыгара, кеше шуны эчә.

«Бу матдә андый дозаларда бик токсик булмый, ләкин организмга озак вакыт һәм даими кереп торса, зыянлы», – ди белгеч.

Бу матдәне еш куллану үсә торган организмга куркыныч, аеруча җенес органнары формалашкан чакта. Шуңа күрә, йөкле хатыннарга аеруча сак булырга кирәк, аннары күкрәк сөте имезгәндә дә. Өстәвенә, лимон кабыгында булган тиабендазол бавыр, калкансыман биз, бөерләр эшчәнлегенә зыян китерергә дә мөмкин.

Табиблар лимонны чәйгә салыр алдыннан, юа торган чара белән җылы суда яхшылап юарга киңәш итә. Аннары куларны да яхшылап юарга кирәк, чөнки әлеге фунгицид кулда да калуы бар. Гастроэнтеролог лимон кабыгыннан цукаты ясамаска киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net