«Мин татарча җыр өйрәнәм» — Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр эстрадага җыена?

«Мин татарча җыр өйрәнәм» — Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр эстрадага җыена?

Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр татарча җыр яздыра. Моның өчен ул вокал дәресләренә дә йөри башлаган.

«Вокал укытучым бик тә текә һәм тәҗрибәле. Аңа аерым рәхмәт. Алсу җырларын балачактан ук җырладым, ни өчендер аның репертуары миңа ошый. Мин татарча җыр өйрәнәм, аны соңрак күрсәтә алачакмын», – дип хәбәр итте бу яңалыкны Илсөяр.

Ул инде икенче дәрескә килгән. Беренче тапкырында Илсөяр бала чагында музыка мәктәбендә укуын, күптән инде җырламавын, ә хәзер бу шөгыленә ныклап тотынырга җыенуын әйтте.

Бәлки әле киләчәктә татар эстрадасында Илсөяр Рахмаева дигән җырчы да үсеп чыгып куяр. Ә сез нинди фикердә?

Читайте на 123ru.net