Өй эче эсселәнмәсен өчен нишләргә?

Өй эче эсселәнмәсен өчен нишләргә?

Фатирда, өйдә эсселектән котылу өчен, яктылык кайтара торган пленка һәм пәрдәләр ярдәм итә.

Санитар нормалар буенча, торак биналарда температура 27 градустан югары булмаска тиеш. Аномаль эсселек вакытында махсус чараларсыз моны булдырып булмый.

«Фатирга җылылыкның күп өлеше тәрәзәләр, ярыклар, түбә кызу һәм башкалар аша уза. Шуңа күрә иң нәтиҗәле чара – яктылык кайтара торган пленкалар», – ди белгечләр.

Аның сүзләренчә, пленка сайлаганда яктылык уздыра торган үзлекләрен карагыз. Аны урнаштыруны белгечләргә тапшыру хәерле. Юкса күршеләр яки идарәче компания белән борчу килеп чыгуы бар.

Тагын бер вариант – яктылык кайтара торган өслекле махсус пәрдәләр. Аларны кую өчен махсус килешүләр кирәкми, аның ярдәмендә өйдә яктылыкны да көйләп була. Суыту өчен салкын су белән чылаткалап торырга мөмкин.

Фатирда уңайлы температура булдыру өчен, җылы чыгара торган көнкүреш приборларын куллануны чикләргә кирәк, аеруча көндез, диелә «МИР» телеканалы хәбәрендә.

Читайте на 123ru.net