Салават: «Бер ай эчмим мин – ураза вакытында, ике көн – ...»
Салават Фәтхетдинов әйтсә, бер әйтә һәм өздереп әйтә. Аның тагын бер цитатасы телеграм-каналларда тарала башлады. Салаватның бу сүзләре үзе турындагы һәм дә «әйтергә ярамый торган» темага кагыла.
«Бер ай эчмим мин – ураза вакытында, анысы инде закон, ике көн эчмим – 30, 31нче февральдә», – дип көлдерә ул тамашачысын. Бу сүзләрен әйткәндә эчми торган айның ураза ае икәнен кешеләр аннан да алдан әйтеп өлгерә.
- Элвин Грей эчкечелек белән мавыгуы турында сөйләгән
Бу видеоны «Иптәшләр» каналы түбәндәге сүзләрне язып чыгарды:
«Элвин Грейдан соң, Салават Фәтхетдинов икенче тапкыр минем хәтердә камингаут* ясады.
Гомумән, Салават абый ураза вакытында һәм февральдә ике көн генә эчми. «Зато» дөресен әйтә, мондыйны хөрмәт итәбез», – дип яза канал.
*(Ка́минг-а́ут, также ка́мин-а́ут, ка́минг а́ут и камина́ут — процесс открытого и добровольного признания человеком своей принадлежности к сексуальному или гендерному меньшинству, либо результат такого процесса.).