Иркәнең ире хәрби операциядән кайткан, ике кызы белән генә ялга киткән

Иркәнең ире хәрби операциядән кайткан, ике кызы белән генә ялга киткән

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан. Иркә бу турыда берничә көннән соң гына хәбәр итте.

«Безнең әле шундый вакыт хәзер – әлегә Айсылу (олы кызы – ред.) белән икәү генә.Кечкенә кызларыбыз ялда. Әтиләре интернетка чыгаруны яратый. Кайтуын әйтергә, куярга кушмады. Анда мин генә түгел бит, күп кеше шунда, ди. Зинһар өчен, кирәк түгел, ди. Шуңа күрә аерылып торасы килми. Яратмый андый әйберләрне. Артур кайтты.

Балаларны алып, бүгенгесе көндә алар өчәүләп, рәхәтләнеп Сочида ял итәләр. Балалар бик канәгать, Артур үзе дә бик бәхетле, әмма һәр видео астында шәхси тормышыбызны дөньянга чыгаруны тыярга кушты Артур. Аңлыйм, беләсе килгән кешеләр дә бардыр, шуңа күрә генә әйтеп алдым. Безнең барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.

Иркә кызы Айсылу белән тормыш, иҗат турында да сөйләшеп алды. Иркә иҗатын да, шәхси тормышын да тигез алып барырга тырышуын әйтеп алды.

«Иҗатка гына бөтен гомеремне, тормышымны биргән булсам, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, популяррак та булыр идем, әмма мин эшемне дә, шәхси тормышымны да параллель алып барырга тырыштым, Аллага шөкер. Икесе дә нормально гына килеп чыкты, җинел булмаса да. Менә дигән балаларыбыз бар, Аллага шокер. Мин тормыштан бик канәгать. Аллаһы Тәгаләгә дә бик рәхмәтле булып яшим», – дип сөйләде Иркә.

Читайте на 123ru.net