Өйдә кондиционер кайда торырга тиеш?

Өйдә кондиционер кайда торырга тиеш?

Фатирда иң кечкенә бүлмәнең тәрәзәгә каршы стенасы – кондиционер кую өчен иң яхшы урын. Бу турыда белгечләргә сылтама белән «МИР» телеканалы хәбәр итте.

«Кондиционер куллануның төп кагыйдәсе – юнәлтелгән һава агымы булдырмагыз. Кондиционерны туп-туры ишек яки тәрәзәгә каршы куймагыз, аеруча аларны бик еш ачарга туры килсә. Һава агымын карават яки эш урынына юнәлтмәгез», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, зур бүлмәдә кондиционерны бүлмәнең озын ягына перпендикуляр стенага кую хәерле. Нәтиҗәле суыту өчен жалюзи куярга кирәк, ул һава агымы юнәлешен көйли һәм "сквозняк" булдырмый.

«Кондиционер электр энергиясен азрак куллансын өчен, пәрдәләрне ныклап ябыгыз – алар бүлмәне кояштан яшерә, пыяла пакетның кызуын киметә, кондиционерга йөкләнеш тә кими. Әлбәттә инде, фатирны җилләтергә онытмагыз, бүлмәләрдә дым җыелып, күгәрек барлыкка килмәсен», – ди белгечләр.

Читайте на 123ru.net