«Йокыдан уяндым гына, шартлау булды»: газ шартлаудан 3 фатир җимерелгән

Стәрлетамакта торак йортта газ шартлагач, 1 хатын-кыз һәлак булган, 7 кеше зыян күргән. 3 фатирга зыян килгән.

Шартлау Артем урамындагы күпкатлы йортта булган. Подъезд ишеге җимерелгән, һәм, шул ишеккә бәрелеп, 2 кыз бала имгәнгән, балаларның берсе коляскада була.

25 яшьлек хатын-кыз 1-2нче дәрәҗәдә (18%) пешкән. 26 яшьлек ир-атның гәүдәсе 2-3нче дәрәҗәдәге термик пешүләр алган, аяклары – 30%, шулай ук уң кулбашы җәрәхәтләнгән. 42 яшьлек хатын-кызның 78% тәне пешкән. 57 яшьлек ир-атның тәненең 15% өлеше зарарланган, уң кулбашы сынган. Кечкенә кызның да кулбашы сынган. Бер яшьлек баланың баш миенә зыян килгән. 65 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Башкортстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2 июльдә предприятиенең авария-ремонт эшләренең ике слесаре, «подъездда газ исе» заявкасын үтәү өчен, Артем урамындагы 150нче йортка килгән. Алар беренче подъездның газ стоякларындагы кранны япкан, иң зур газ концентрациясе булган фатирны тапканнар. Хуҗасын көтеп, аның белән икенче катка менәләр, ишекне ачалар. Бу вакытта газ шартлый, нәтиҗәдә 57 һәм 26 яшьлек ике слесарь да икенче һәм өченче дәрәҗәдә пешә.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Йорттан 80 кешене эвакуацияләгәннәр. Шулай ук, шартлау булгач, 2нче каттагы фатир тәрәзәләре дә ватылган.

Ике бала белән өенә кайтып баручы Лилия исемле хатын-кыз чактан гына зыян күрми кала. Ул балалары белән өенә килеп җиткәч, олы кызын урамда кечесен карарга калдыра, ә үзе кибеттән алган азык-төлекне фатирга алып керергә дип китә. Бу кыска вакыт аралыгында хәлиткеч шартлау була. Лилия подъездга кергәндә генә газ шартлый.

Шартлау нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күрми диярлек, аның өлкән кызы кулын сындырган һәм башына бераз зыян килгән, ә кечесе җәрәхәтләр алган һәм тырналган урыннары бар. Гаиләне хастаханәгә салганнар.

Бу өйдә яшәүче кешеләр шартлауга кадәр газ исе сизгәннәрен сөйләгән. Бу вакыйгадан соң бөтенесе урамга чыгып йөгергән.

Йокыдан уяндым гына, шартлау булды. Без мәчене тоттык та шунда ук йөгердек, – дип сөйләгән бер кыз.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстан прокуратурасы тикшерү башлаган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Читайте на 123ru.net