Әнисе күршегә кунакка киткәч, өйдә ялгызы калган 4 айлык сабый үлгән

Петербургта яшәүче гаиләдә 4 айлык кыз бала үлгән. Әтисе белән әнисе аны караватында калдырып, өйдән чыгып китә. Алар исерек була. Сабый өйдә ялгызы 2 сәгатьтән артык була, аннары аны үлүен ачыклыйлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

4 айлык Ева 20 февральдә туган. Анасы – 30 яшьлек Дарья, атасы – 36 яшьлек Александр, алар бергә яши. Гаиләдә 4 яшьлек тагын бер малай бар.

Хатыннар хәмер эчә. 21 сәг тирәсендә Дарьяга ире шалтырата, ул тиздән бирегә киләсен әйтә. Аннары Александр килгәч, Дарья улы белән өйгә җыена. Өйдә Еваның сулыш алмавын күрәләр. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Тикшерү бара.

«РЕН ТВ» чыганагы белешмәсе буенча, әлеге гаилә моңа кадәр дә игътибарга алынган. Аларга ата-ана вазифаларын башкару турында профилактик әңгәмә уздырганнар, накрологка барырга киңәш иткәннәр. Полиция бүлегенә чакырганда Дарья 20 атна йөкле була. Улын тәрбияләгәндә алкоголь кулланган өчен, балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлектә профилактика хисабында тора.

Ева җитлекмичә туа, гомеренең беренче 2 аен хастаханәдә уздыра. «Аларның нәни баласы бар, тик гел тынлык. Ул еламый да. Без ишетмибез. Ул йөгереп кенә йөри – «тук-тук-тук» – керпе кебек. Баласы булуын белгәч гаҗәпләндек. Күрше әйтте», – дип сөйли ирле-хатынлы күршеләре.

Читайте на 123ru.net