Татарстандагы бер авылда сарайда тугыз айлык бала мәете тапканнар

Татарстанның Балтач районы Ярак-Чурма авылында 9 айлык бала сарайда үлгән. Баланы 6 сәгатькә шунда калдырган булалар. Баланың мәетен 5 июльдә, кичке җиделәр тирәсендә тапканнар, дип яза Mash Iptash телеграм-каналы.

Якынча мәгълүматлар буенча, сарайда караңгы һәм салкынча булгач, әнисе баланы шунда йокларга калдырган була. Көндез йоклатып җибәрә, аннан кичкә таба гына килеп карый. Баланың тын алмавын аңлагач, ашыгыч ярдәм чакырта. Тик соң була, әлегә баланың үлем сәбәбен ачыкламаганнар.

Баланың әнисенә 44, әтисенә 64 яшь, аларның тагын сигез баласы бар.

Баланың тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Полиция саксызлык буенча кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Читайте на 123ru.net