Махсус операциядә һәлак табиб Николай Зотовның якын дусты, табиб Тимур Гыйззәтуллин үлгән

Махсус операциядә һәлак табиб Николай Зотовның якын дусты, табиб Тимур Гыйззәтуллин үлгән

Махсус операциягә китеп һәлак булган Чаллы табибы Николай Зотовның иң якын дусты, партнеры, Чаллыдагы шәхси ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен оештырган табиб Тимур Гыйззәтуллин вафат булган.

Бу хакта «Челны биз» сайты яза. Якынча мәгълүматлар буенча, табибның үлеме сәбәбе – инсульт.

Тимур Гыйззәтуллин «Клиники-03», «Аптека-03» компанияләренең оештыручысы һәм директоры. Соңгы вакытта табиб тактик медицина буенча бушлай дәресләр биргән. Шулай ук Тимурның махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашуын билгеләп үтәләр. Аның медицина үзәге солдатларга медикаментлар җибәреп торган.

Тимур Гыйззәтуллин белән Николай Зотов – балачактан дус булалар. 2017 елда биргән интервьюда Николай Зотов Тимур белән әле яшүсмер вакытта ук уртак проект ачарга һәм бергә эшләргә хыялланулары хакында сөйләгән булган.

«Төрле моментлар була, андый вакытта дуслыкны саклап калу бик мөһим. Түзәбез, кайвакыт ачуланышабыз да. Без инде кечкенәдән бергә. Безнең әти-әниләребез дә таныш, алар барысы да табиблар. Бергә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрдек. Институтта бергә укыдык. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте оештыру – безнең балачак хыялы иде. Тимер институттан соң маркетинг, PR юнәлешен сайлады. Ә соңрак без янәдән очраштык һәм балачак идеясен искә төшердек. Мин ул вакытта Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшли идем.

Без бу эшнең төшемле булмаячагын белдек, башка бизнес ачу кулайрак та булыр иде», – дип сөйләгән булган Николай Зотов Тимур белән дуслыгы хакында.

18 июнь көнне генә Тимур Гыйззәтуллин туган көнен билгеләп үткән.

Николай Зотов 2022 елның 10 декабрендә һәлак булды.

Читайте на 123ru.net