«Әкият» курчак театрында премьера: интернет-танышулар турында түгелме икән бу әкият?

Җәй уртасы җитә димәссең – әкиятне шыгрым тулы залда карадык. Тамашачының күп өлеше туристлар иде, әлбәттә. Казанга килеп тә әкият бинаны күреп, аның гүзәл фойесында һәм кайчандыр рәссам Губскийлар иҗат иткән, хәзер театр фойеларын бизәгән зур күзле курчаклар янәшәсендә фотога төшмичә китәсеңмени?! Тамаша залында легендар Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да, кызы белән әкият карарга килгән актер Эмиль Талипов та бар иде. «Бала-сити» мультилингваль балалар бакчасы мәктәбе хуҗасы Альбина Насыйрова да биредә иде.

Театр фойесында «Алтын битлек»ләр дә балкып тора. Өчәү! Хәер, җәйге ялларда Татарстанда бердәнбер «Алтын битлек»ле актер Дилүс Хуҗахмәтов үз битлеген өенә алып торган ахрысы – өченче киштәдә дипломы гына тора.

Спектакльне театрның педагог-оештыручысы Диана Акрамова башлап җибәрде. Ул спектакльнең премьера булуы турында мәгълүмат бирде. Их, автор турында да берничә җөмлә әйтсә дә эчтән генә зарланып алдым.

Сергей Аксаков Уфада туып үскән, Казанда укыган. КФУның, дөресрәге, Казан Император университетының беренче студентларыннан – биредә аның бюсты да бар. Аның язмаларында татарлар турында да мәгълүматлар бар. Бөек рус язучысының нәселе төрки тамырларга тоташкан диләр. Фамилиясе татар/төрки тамырлы «аксак» сүзеннән алынганлыгы билгеле. Татар тамырлы булудан Сергей Аксаков рус язучысы булудан туктамый ләбаса, күпме туристлар булган залга мондый мәгълүмат биреп китү әйбәт кенә инде.

«Аленький цветочек» – марионетка-курчаклар белән театрның зур залында куелган матур спектакль. Театр репертуарында элек марионеткалы курчаклар булдымы икән – белмим, һәрхәлдә, мин хәтерләмим. Соңгы елларда, Илгиз Зәйниев чорында «Серая шейка» һәм данлыклы «Авиатор»да бу алым кулланылды.

Сүз уңаеннан, «Шомбай FEST» халыкара курчак театрлары фестиваленә килгән Баку марионеткалар театрының «Аршин мал алан» спектакленнән соң театр бу алымның югары ноктасын күрде – димәк, алга таба да артистлар осталыкларын чарлаячаклар һәм бу алым белән куелган спектакльләр артканнан артачак.

«Аленький цветочек» – мәхәббәт һәм сүзеңә тугрылык турында матур әкият. Сюжеты да балачактан таныш – сәүдәгәр корабларына товар төяп җиде диңгез артына кузгалганда кызларына җаннары беләгән бүләкне алып кайтырга вәгъдә итә. Кече кызы Алёнушка ал чәчәк сорый. Ә ал чәчәкне сәүдәгәр таныш түгел бакчадан өзә. Бакча иясе «Чудище» моның өчен сәүдәгәрне үтерәсе иде дә бит, ул аны жәлләп кызлары белән саубуллашырга өч көнгә өенә җибәрә. Теге серле утраудагы серле урмандагы серле сарайга сәүдәгәр түгел, ә Алёнушка килә...

Менә шушы урында, җәмәгать, бүгенге интернет-танышулар сериясенә кертеп булган гаҗәеп мәхәббәт тарихы башлана. Яши кыз бала берүзе могҗизаи сарайда. Дөресрәге, үзе генә түгел, сарай хуҗасы да биредә яши, ләкин ул күренми. Аның сүзләре языла гына: вкдагы, ватсаптагы һәм телеграмдагы хәбәрләр шикелле. Тавышы куркыныч булганга кызны куркытмас өчен сөйләшми. Кыз сорагач, җан иясе сөйләшә башлый. Сүзләрне аудио белән яздырган яки танышучылар телефоннан сөйләшү форматына күчкән шикелле була инде монысы. Ниһаять, Алёнушка бик сорагач, ул күренә дә. Кызга башта куркыныч булса да, ул инде аның мәрхәмәтле җанына гашыйк булган була. Куркыныч җан иясе сихерләнгән шаһзадә булып чыга. Кеше кыяфәтенә карап кына бәяләп булмый. Бәяләү өчен вакыт кирәк һәм ачык күңел.

Ягъни, бу әкиятне интернет яки таныштырулар аша танышуның матур нәтиҗәсе турында гүзәл әкият дип аңлый алабыз, әйеме?

Рәссамнарның һәм театр цехларының матур эшенә рәхмәт, марионетка курчакларны хәрәкәтләндерүче артистларга рәхмәт! Театрның «алтын битлек»ле сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевка рәхмәт!

Спектакль тагын 24 августта күрсәтеләчәк.

Читайте на 123ru.net