Әлмәттән Фидан исемле хәрби җырлый: «Картайма әле, әнкәй...»

Әлмәттән Фидан исемле хәрби җырлый: «Картайма әле, әнкәй...»

Ринат Рахматуллин социаль челтәрләрдә үзенең берничә җырына кавер-бәйге игълан иткән иде. Күзәтүебезчә, җырчыга иҗатын яратучылардан бик күп видеолар килә. Алар арасында махсус операциядә хезмәт итүче Фидан исемле егет тә бар.

«Фидан Әлмәт шәһәреннән. 32 яшь. Фидан хәзерге көндә махсус операциядә. Аның исән-сау туганнары янына кайтуын телибез», – дип яза Ринат Рахматуллин үзенең сәхифәсендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге видеодагы җырчының тавышы Ринат Рахматуллинныкына бик тә охшаган. Ринат Рахматуллинның гуманитар ярдәм илтүчеләр белән бергә махсус операциядәге егетләрнең хәлен белергә китүе хакында язган идек.

  • Ринат Рахматуллин хәрби операциягә кемнәр белән баруын сөйләде

Читайте на 123ru.net