Кара бөрлегәннән кайнатма ясау өчен берничә төрле рецепт

Кара бөрлегәннән кайнатма ясау өчен берничә төрле рецепт

Кара бөрлегән (ежевика) кайнатмасы үзенчәлекле тәме белән дә аерылып тора һәм күпсанлы файдалы үзлекләргә дә ия. Ул кышын чәй янына тәмле десерт, ә пироглар өчен үзенчәлекле эчлек тә була.

Беренче ысул: Ингредиентлар: 1,5 кг кара бөрлегән, 1 кг шикәр комы.

Җиләкне чистартырга, өстенә салкын су салырга һәм өскә йөзеп чыккан чүпләрен алырга. Аннары җиләккә шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга һәм, согы чыксын өчен, 1 сәгатькә калдырырга кирәк.

Аннары кайнатманы 3 тапкыр кайнатырга кирәк. Беренче чиратта 10 минут сүрән утта кайнатырга, аннары 3 сәгать суытырга, шул тәртиптә кабатларга.

Әзер кайнатманы банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кара бөрлегәннән кайнатма ясауның классик ысулы: Бу очракта җимеш белән шикәр комы да бер микъдарда алына.

900 грамм кара бөрлегенгә 900 грамм шикәр комы алына.

Җиләкне чистартырга һәм яхшылап юарга, суын саркытырга. Аннары шикәр белән болгатырга һәм, согы чыксын өчен, 30 минут тотарга. Соңыннан сүрән утта 30 минут кайнатырга.

Кайнар кайнатманы парландырылган (стерилизовать) банкаларга тутырып куярга.

Хуш исле һәм тәмле кайнатма әзер.

Читайте на 123ru.net