Сак булыгыз, суалчан 10 метрга кадәр үсә – бөтен кеше ярата торган балыкта паразитлар күп

Сак булыгыз, суалчан 10 метрга кадәр үсә – бөтен кеше ярата торган балыкта паразитлар күп

Кыргый табигатьтә тотылган балык куркыныч булырга мөмкин. Күлләрдә дә, диңгез-океаннарда да балыкларда паразитлар була. Кыргый сөләйман балыгын (лосось), мәсәлән, паразитлары булганга ризык өчен кулланмаска тырышканнар. Паразитлар балыклар өчен куркыныч түгел, ә кешегә зур зыян килергә мөмкин. Бу турыда progorod62.ru яза.

Иң еш очрый торган паразит – дифиллоботриоз. Ул 10 метрга кадәр озынлыкта булырга мөмкин. Тиешенчә эшкәртелмәгән балык ашаган кешегә бу паразит күчә. Описторхоз бавырга зыян китерә, трематодалар эчке органнарга зыян сала. Болар барысы да чи яки тиешенчә пешерелмәгән балыктан күчә.

Балык кыздырганда температура 63 градустан ким булмаска тиеш. Чи һәм аз тозланган балык ашау киңәш ителми.

Елга балыклары аеруча күбрәк паразитлар белән зарарланган була. Бу табан балык (лещ), корбан балыгы, чабак һәм башка елга балыклары. Диңгез балыкларыннан сөләйман балыклар, мәсәлән форель, кыргый алабуга һәм башкалар. Тикшерелмәгән урыннарда сөләйман балыктан ясалган роллар алмагыз. Суши, сашими һәм чи балыклы башка ризыкларны алганда сак булыгыз.

Кипкәнрәк, ябышкак өслекле, күзләре тонган балык алмагыз. Бозда яки суыткычта саклана торган балыкларны гына алыгыз, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net