Яшен суккач ауган агач астында калган кыз үлгән, сеңлесе реанимациядә

Яшен суккач ауган агач астында калган кыз үлгән, сеңлесе реанимациядә

Чиләбе өлкәсендә Тургояк күле янында ял иткәндә фаҗига була. Палатка өстенә агач аугач, бер кыз бала үлә, сеңлесе реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Эчендә балалар булган палатка өстенә агач яшенле яңгыр вакытында ава. 9 яшьлек кыз һәлак була, аның 1,5 яшьлек сеңлесе имгәнә – баланың башына зыян килгән.

«Агачка яшен сукты, ул палатка өстенә ауды», – ди шаһитлар.

Балалар ата-анасы белән ял итә. Палаткаларны кемпинг территориясендә урнаштыралар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Әлеге фаҗига турында җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән.

Читайте на 123ru.net