«Үзен мәчеләр хакына яшәргә тиеш, дип саный»: Балалар ни өчен үз-үзләренә кул сала?

«Үзен мәчеләр хакына яшәргә тиеш, дип саный»: Балалар ни өчен үз-үзләренә кул сала?

Бүгенге көндә Татарстанда хәтта 8 яшьлек балаларның да үз-үзләренә кул салырга тырышкан очраклар бар. Аларны бу адымга нәрсә этәрә, бала белән нидер булганын ничек аңларга һәм, фаҗига булмасын өчен, ата-аналарга үзләрен ничек тотарга – бу хакта Бехтерев исемендәге РКПБның клиник психологы Людмила Невоструева сөйләде.

«Үз-үзенә кул салырга тырышкан һәр бала диярлек эзәрлекләүләргә дучар булган»

Психологлар фикеренчә, 14 яшь – яшүсмерләрнең иң куркыныч чоры, әмма суицид омтылышларын кечерәк балалар да ясый.

«Безгә 8-9 яшьлек балаларны алып киләләр. Психологлар мәктәпләрдән укучыларны «суицид уйлар, суицид омтылышлар» дип белешмә язып, безгә җибәрә. Бу яшьтә балалар әле «яшәргә теләмим» һәм «үләргә»нең нәрсә икәнен аңламый. Алар үзләрен начар хис итә, үзләрен ялгыз дип уйлый, аларны беркем дә аңламый дип саный. 10 яшькә кадәрге балалар аннан кире кайтып булмаганны аңламый. Ә алар һәрвакыт: «Менә соңыннан минем өчен ничек борчылганнарын кайтып карармын, яки алар минем юклыкны сизмәячәк тә, мин бу гаиләдә артык», – дип сөйлиләр», – диде республика психиатрия хастаханәсенең клиник психологы Людмила Невоструева.

Кызганыч, Татарстанда балаларның үз-үзләренә кул салу проблемасы бик актуаль. Республикада бу проблема белән җитди көрәшәләр – махсус программалар бар, суицид омтылышы ясаучы яки суицид уйлар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче балалар белән эшләү схемасы эшләнгән.

Людмила Невоструева сүзләренчә, үз-үзенә кул салырга тырышкан һәр бала диярлек буллинг белән очрашкан. Кызганыч, сыйныфташларның мыскыллаулары 90нчы еллар чагылышы түгел, бу – бүгенге мәктәпләрдә булган реаль хәл, дип ассызыклады белгеч.

Балалар үзләренең үзенчәлекле булуларын аңлый: кемдер тазарак, кемдер начаррак укый, кемдер ярлырак, кемдер баерак. Бу мизгелләр хәзер ачык күренә. Балалар яшьтәшләренең эмоциональ яктан җылырак булуын телиләр. Ләкин без – ата-аналар – аларны шулай тәрбияләдек. Хәзер кемнедер яратырга мәҗбүр итәргә туры килә, һәркем үз-үзен генә ярата», – дип ассызыклады психолог.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген тенденция шундый: хәзерге ата-аналар еш кына, хәтта берничә тапкыр, балалары укыган мәктәпләрне алыштыралар. Аларны элиталырак урынга яки билгеле бер укытучыга күчерәләр. Әмма бу очракта, белгеч сүзләренчә, өлкәннәр үз балаларының сәләтләрен объектив бәяләми, ә аңа яңа коллективка яраклашу бик авыр.

Хәзерге чынбарлыкның тагын бер проблемасы, белгечләр бәяләвенчә, мәктәпләрдә балалар еш кына дус түгел, ә көндәшләр. Сыйныфташларының «бишле»се өчен шатлана белмиләр, һәм бу конфликтларга китерә. Ә моның сәбәбе – көнчелек. Людмила Невоструева ассызыклаганча, бу сыйфатны балалар еш кына ата-аналарыннан күрәләр.

Тагын бер проблема – чикләнмәгән интернет ресурсына керү. Блокировкага карамастан, үз-үзенә кул салу ысуллары турында җентекләп сөйләүче сайтлар барыбер эшли. Суицид омтылышы булган балалар аралашкан, бер-берсенә киңәшләр биргән форумнар да эшли.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мин ялгыз»

Психологлар әйтүенчә, балалар суицидының иң еш очрый торган сәбәбе – ялгызлык.

Ни өчен ул үз-үзенә кул салырга тырыша? Ул ялгыз. Ул кешеләр арасында булырга мөмкин, ләкин үзен ялгыз, үзен беркемгә дә кирәк түгел дип хис итәргә мөмкин. Бу еш кына гаиләдә күзәтелә. Әни кеше баласының билгеләре белән кызыксынырга, баланы контрольдә тотарга, теләгән әйберсен сатып алырга мөмкин. Ләкин болар барысы да матди якка гына кайтып кала, ә күңел җылысы? Әти-әниләрнең җавабы бер: «Безнең вакыт юк», – дип ассызыклады психолог.

Әни белән әти еш кына баланың үзен начар хис итүен дә күрми. Ата-аналар балалары белән сөйләшергә тиеш. Әгәр дә бала сөйләшергә теләмәсә, сабыр булырга кирәк. Балалар әти-әниләрен яраталар бит. Еш кына балалар депрессиясе суицид омтылышларына китерә. Аны да еш кына әти-әнисе күрми.

«Кайвакыт балаларда депрессия вакытында девиант тәртип барлыкка килә. Укытучылары һәм әти-әниләре: «Ә аның нинди депрессиясе бар, ул дәресләргә йөрми, иптәшләрен үрти, хулиганлык кыла, өйдән кача», – диләр. Ләкин ни өчен икәнен беркем дә белми», – диде психолог.

Бу очракларда эксперт, калкансыман бизне тикшерү өчен, эндокринологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр дә тайпылышлар булмаса, баланы күрсәтергә кирәк булган чираттагы белгеч психотерапевт булырга тиеш. Ул гына диагноз куя һәм терапия билгели ала. Танышлар киңәше буенча таблеткалар эчә башлау катгый тыела.

«Минем практикада 2 мәче тапкан кыз бала бар иде. Әнисе мәчеләрне өйгә кертергә каршы булган. Соңыннан ул депрессия белән хастаханәгә ятты. Аннары өенә кайтты. Ярый әле мәчеләр акыллы булып, подъездда яшәргә калган, беркая да китмәгән. Кыз хәзер үзен, хастаханәгә ятарга тиеш түгел, мәчеләр хакына яшәргә тиеш, дип саный башлаган. Бу кызга инде 20 яшь, ул инде диплом яклаган. Депрессиядән ул 4 ел дәвалана», – дип сөйләде Людмила Невоструева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мәктәпкә барырга теләмәү һәм билгеләрнең начарлануы – куркыныч

Людмила Невоструева бала белән нәрсәдер дөрес түгеллеген нинди билгеләр буенча аңларга мөмкинлеген аңлатты.

  • Мәктәпкә барырга теләмәү. Бу очракта ата-аналарга анда аны сыйныфташлары кыерсытмыймы яки башка нәрсәме икәнен ачыкларга кирәк. Мәктәпкә барырга вакыт җиткәч, баланың хәле еш кына начарлана. Аның күңеле болгана, косасы килә, аяклары һәм куллары авырта. Психолог сүзләре буенча, бу – психосоматиканың чагылышы булырга мөмкин.
  • Элек рәхәтлек китергән әйберләр белән кызыксынуны югалту. Мәсәлән, баланы түгәрәкләр кызыксындырмый башлый. Элек ул, мәсәлән, маркалар җыйган, ә хәзер бу аны кызыксындырмый.
  • Дуслар белән аралашу кызык түгел, бала үз-үзенә бикләнә башлый. Интернетка керә.
  • Элек бала яхшы укыган, ләкин билгеләре кискен начарланган.
  • Бала көннәр буе бер үк күлмәктә йөри ала, башын юмый.
  • Күп кенә балалар ятып кына торалар, алар – еш кына 15-16 яшьлек яшүсмерләр, аларга бернәрсә дә кызык түгел, хәтта йөрергә дә көчләре юк.

Клиник психолог соңгы очракта бу – психотерапевтка яки психиатрга кичекмәстән мөрәҗәгать итүгә ачык күрсәтмә булуын ассызыклады.

«Ата-аналарга киңәш – балаларга игътибарлы булу, бу хәлне баланың яшенә сылтап калдырмаска. Ата-аналар баланың кирәклеген, аны яратуларын ассызыкларга тиеш: «Хәтта начар билгеләр белән дә мин сине яратам. Мин сине яратам, әмма синең гамәлләрең мине күңелсезләндерә». Балалар исә әти-әниләрен ярата, балага аның гамәлләре аркасында сез күңелсезләнәсез, сезгә авырту китерә дип әйтергә кирәк», – дип билгеләп үтте Людмила Невоструева.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мондый очракта кемгә шалтыратырга?

Әгәр дә яшүсмернең үз-үзенә кул салу уйлары бар икән, аңа кем беләндер сөйләшергә кирәк. Бу очракларда алар ата-аналарга бик сирәк ачыла. Алар ышанычлы туганы яки тугры дусты белән сөйләшергә мөмкин.

Яисә ышаныч телефонына шалтыратырга мөмкин. Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны: 8-800-2000-122. Казанның «Сердәш» психологик ярдәм хезмәте дә эшли, аларга 1377, (843) 279-55-80, 222-00-24 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

Моннан тыш, бүген һәр мәктәптә яки медицина оешмасында да үз психологы бар. Яшүсмер өчен иң мөһиме – үз-үзеңә бикләнмәү, ә ата-аналарга хәлне кулдан ычкындырмау мөһим.

«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net