Питрауда ниләр була: башкача көрәш, йөзүчеләр ярышы, шартны үтәгән артистлар

«Питрауга зур игътибар бирелә»

Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәре, елдагыча, керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме белән тәмамлана. Елдагыча бөтен халык Мамадыш районы Җөри авылының «Тырлау» аланына җыела. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйткәнчә, «Питрау – ул Татарстанның брендына әйләнде. Питрау Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәрен тәмамлый, шуңа да аңа зур игътибар бирелә».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Төрле-төрле бик күп төрле төсләр, үзенчәлекле йолалар, этник җырлар, таң атканчыга хәтле барган көрәш һәм «Керәшен чибәре» бәйгесе – барысы да Питрау турында. Программада: атлар чабышы, милли, шул исәптән, суда үткәрелә торган уеннар, «Димче» аланы һәм яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен башка күп чаралар. Быелгы яңалык – Питрауда суда йөзүчеләр ярышы да булачак, шулай ук милли уеннар өчен аерым мәйданчык билгеләнгән.

  • Быелгы республикакүләм Питрау бәйрәме программасы билгеле

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Соңгы елларда бәйрәмгә килүчеләр саны 50 мең булган, бер елны 60 меңгә дә җиткән. Быел да халык саны ким булмас, яхшы һава торышы көтелә, дип ышандырдылар «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Тагын берничә сан: бәйрәмдә 56 фольклор коллектив катнаша, 10 мәйданчык эшли, 5 сәхнә төзелә, ә Питрауның гомуми бюджеты 10 миллионга төшәчәк. «Питрау – катнашучылар күп булган иң зур бәйрәм. Андый зур бәйрәмгә җитми дә әле ул. Ул республика Рәисе ярдәме белән үткәрелә, аннары хәйриячеләр һәм спонсорлар кушыла», — диде бу турыда Мамадыш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хедлайнер кем?

Питрау ачылышы Гаилә елына багышланган булачак. Ул өлешне нигездә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле әзерли. Бәйрәмнең баш режиссеры – «Ак Барс» холдинг компания»се генераль директоры урынбасары Елена Алешина.

  • Быел Питрау бәйрәме прологы Гаилә елына багышланачак

Республикакүләм Питрау мәйданчыклар күплеге, җырчылар төрлелеге, гомумән масштаб белән җәлеп итә. Ел да бәйрәмдә керәшен ансамбльләре генә түгел, Татарстан һәм Россия йолдызлары да сәхнә тота. Питрау хедлайнеры кем буласын оештыручылар әлегә хәбәр итмәде. Дөресрәге, төп йолдызлар белән әле сөйләшүләр бара икән. Тик шулай да җырчыларны сайлауның быелгы принцибын ачтылар: Питрауда катнашасы эстрада җырчысының репертуарында керәшен җыры булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шулай итеп, сәхнәләрдә «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле һәм бөтен керәшен артистлары чыгыш ясаячак. Вадим Захаров, Георгий Ибушев, Лена Бичарина, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьев һәм башкалар. Оештыручылар төп игътибарны фольклор ансамбльләргә бирәчәкләрен дә әйтте. Мәсәлән, Питрауга Татарстан керәшеннәре ансамбльләре генә түгел, Чиләбедән ике коллектив, Бакалыдан бер коллектив килә. Үзешчәннәр өчен аерым сәхнә дә каралган.

Этник бәйрәм булгач, ул халык бәйрәме. Бу керәшеннәрнең традицияләрен күрсәтә торган бердәнбер мәйдан. Шуңа күрә төп акцент керәшен җырчыларына, керәшен традицияләренә, фольклор коллективларга ясала, – дип аңлатты Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Керәшен чибәре»н нечкә билгә карап сайламыйбыз»

Питрауның традицион һәм төп бәйгеләре – көрәш һәм «Керәшен чибәре» конкурсы. Быел финалда тугыз кыз катнаша, берсе – Башкортстанның Бакалы районы кызы. Татарстан Республикасы «Кряшен чибяре» һәм Мамадыш районы «Кряшен чибяре» титуллары иясен аерым бер сәхнәдә билгеләячәкләр. Кызлар инде сайлап алу, әзерлек этапларын үткәннәр, аларга финал өчен биремнәр дә бирелгән.

  • «Керәшен чибәре-2024»: кызлар ничек әзерләнә, оештыручылар нәрсә көтә һәм... зур хата

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чибәрлек конкурсы булса да, без кызларның буй-сыннары, нечкә билләре буенча сайлап алмыйбыз. «Кряшен чибяре» үз халкының традицияләрен, йолаларын белергә тиеш, матур итеп үзенчә киенә белергә, халык традицияләре турында сөйли белергә тиеш. Үзе тыштан гына түгел, күңеле белән дә бай һәм чибәр булырга тиеш, – диде Людмила Белоусова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татарстан Республикасы керәшен чибәре»нә 50 мең күләмендә бүләк, «Мамадыш районы керәшен чибәре»нә 30 мең, финалга узган кызларга 10шар мең күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

Мамадыш районы чибәре исеме өчен финалга узган ике Мамадыш кызы көрәшә. Кызларның берсе бәйгедә өченче тапкыр катнаша, аның инде 2022 елда Мамадыш районы «Кряшен чибяре» титулын яулаганы бар. Ике кызның гына Мамадыш чибәре исеме өчен ярышуын Степан Спиридонов «куркыныч түгел» дип бәяләде. Шулай ук, бер үк кыз «Татарстан керәшен чибәре» дә, «Мамадыш керәшен чибәре» дә булып кала ала икән.

Алар район сайлап алу этабын үткән кызлар, алар финалистлар. Кызларыбыз өчәү иде, сәбәпләр буенча төшеп калырга теләде. Ике кыз гына катнашуы куркыныч түгелдер дип уйлыйм. Бер үк кыз ике титулга да ия була ала. Мамадыш финалистлары башка кызлар белән бер хокукта, бер шартларда катнаша, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кызлар арасында онлайн номинация өчен тавыш бирү дә бара. Ул керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы сайтында үтә. Газетаның баш редакторы Юлия Губина программалар кулланып «накрутка» ясалган очракта бу номинация өчен көрәшүче кызларның исемлектән төшереп калдыруларын әйтте. «Төрле программалар аша накрутка була икән, кызларны төшереп калдырабыз. Кызларны кисәтеп куйдык, алдан кагыйдәләр әйтелде. Чөнки гадел конкурс кирәк», – диде ул.

  • «On-line кряшен чибяре – 2024» номинациясе өчен тавыш бирү

Матбугат конференциясендә бәйгегә чит төбәкләрдән, ягъни быел Башкортстаннан килгән кызга махсус бүләк бирү турында да сүз кузгатылды. «Ерактан килгән кызларга бәлки берәр махсус бүләк әзерләрсез?» – дип сорады «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова. Людмила Белоусова бу тәкъдимне кабул итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Көрәш: «Үзара сөйләшеп, уйнауларын күрсәбез, төшереп калдырабыз»

Татарстан «Керәшен чибәре»нең миссиясе шул көнне үк башлана – чибәр көрәш буенча баш батырны бүләкләүдә катнаша. Ә көрәш Питрауда гадәттә таң атканга кадәр дәвам итә.

Көрәш буенча да үзгәрешләр бар икән. Быел ярышлар көрәшнең борынгы кагыйдәләре буенча үткәреләчәк. «Без батырларның гәүдәләре, сумоистларныкы кебек түгел, атлетларныкы кебек булуын күрергә телибез. Батыр ул гәүдәсе буенча да батыр исеменә тәңгәл килергә тиеш», – диде оештыручылар.

Ир-атлар арасында 60, 75, 85, 100 һәм 100 кг нан югары авырлыкта батырлар ачыкланачак. 2006-2008 елгы балалар арасында – 60, 65, 75, 100 кг, 2009-2011 елгылар – 35, 43, 46, 55, 65 һәм 70 кг да көч сынашачак.

Ир-атларга катырак мөнәсәбәттә булачакбыз. Хөкемдарлар бик сак булырлар. Әгәр алар көрәшчеләрнең үзара сөйләшеп, уйнауларын күрсәләр, алыштан төшереп калдырырга мөмкинбез. Приз фонды бик яхшы, көрәшчеләр үзара бүлешә башламасын өчен әлегә саннарын әйтмибез, – диде Степан Спиридонов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Баш батырга нинди бүләк буласын да сер итеп калдырдылар. «Мәйданга чыгарып куйгач, барыбер билгеле була бит», – дигәнгә, «Бәйрәм көнне әйтергә була. Машина буенча бер төрле планнар корыла, акчалата приз буенча икенче төрле планнар», – дип җавап бирде Степан Спиридонов.

Көрәшчеләргә приз фонды һәрвакыт яхшы була. Матбугат очрашуында «Керәшен чибәре» җиңүчесенә дә приз күләмен арттыру мөмкинлеге турында да сораштык.

«Дөрес сорау. Питрауда ике төп герой – көрәш батыры һәм «Кряшен чибяре». Без бу турыда уйлыйбыз», – диде Людмила Белоусова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Читайте на 123ru.net