Шифа сорау догасы

Шифа сорау догасы

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында шифа сорау догасын язды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге дога хакында: «Әгәр берәү гомере бетмәгән авыру кеше янына килеп, әлеге доганы 7 тапкыр укыса, Аллаһ, һичшиксез, аңа авыруыннан дәва бирер», – дигән.

Укылышы:أسأل الله العظيم، ربَّ العرشِ العظيم، أن يَشفيك

«Әсъәлуллааһуль газыыймә Раббуль гаршуль газыыймә әй-йәшфийәк»

Мәгънәсе: «Бөек Гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сиңа шифа сорыйм».

Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен, авыруларга шифаларын бирсен иде», – дип яза хәзрәт.

Читайте на 123ru.net