Җырчы Рузилә Хәйретдинованы тагын үпкәләткәннәр

Җырчы Рузилә Хәйретдинованы тагын үпкәләткәннәр

Рузилә Хәйретдинова, социаль челтәрләргә ачык изүле күлмәктән төшкән фотосын куеп, хейтерларның чираттагы һөҗүменә юлыккан. Берсе аны ачыктан-ачык рәнҗетүдән дә тайчынмаган. Ләкин Рузилә Хәйретдинова да югалып калучылардан түгел. Ул үзенә тискәре сүзләр язучыны фаш итеп, халыкка да күрсәткән.

«Алдагы сторисларда публика кешеләренә шундый сүзләр язарга җөрьәт итән кешене күрсәтергә телим. Ничек шулай әйтергә була, аңламыйм», – дип, хейтерына бушлай реклама ясаган ул.

«Без матур Рузиләбезне кайчан һәм кайда югалттык? Аны карау, тыңлау шундый рәхәт иде. Шундый матур иде. Алдан ук әйтеп куям, бу – көнләшү түгел. Бары тик үзенең табигый матурлыгын югалтуы бик кызганыч», – дип язган булган ул кыз җырчы Хәйретдиновага.

Мөгаен, Рузилә аңа нинди дә булса усал җавап кайтаргандыр, язылучысының беренче комментарие итагатьле язылган булса, ахыргы сүзләре теләсә кайсы хатын-кызны үпкәләтерлек килеп чыккан.

«Трассага чыгып басасы гына калган. Халыктан сорап торма, чык та бас», – дип язган ул аңа.

Җырчының күлмәге чыннан да бик ачык булуга ишарәләп: «Бу челтәрне киеп тә торасы түгел иде», – дип тә бәйләнүчеләр булган.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рузилә Хәйретдинова язылучылары тарафыннан даими хейтка юлыгып тора. Халык аның чит илдән чит илгә кем акчасына йөрүен тикшерә, кайбер кешеләргә җырчының ясалма күкрәкләре дә тынычлык бирми. Шулай ук артык ачык киемнәренә дә бәйләнүчеләр җитәрлек. Андыйларны Рузилә: «Минем ачык киемнәрем сездә төрле эмоцияләр уята. Шул юнәлештә дәвам итәм», – дип, тагын бер фотосын күрсәтеп котырткан.

Фото: © Рузилә Хәйретдинова аккаунтыннан скриншот

Читайте на 123ru.net