Әтнәчә «Сызылып таңнар атканда»

Әтнәчә «Сызылып таңнар атканда»

Әтнә театры 106нчы сезонын Борис Васильевның «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты. Спектакльне лирик драма жанрында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.

Театр 106нчы сезонын Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе белән ачып җибәрде. Бу спектакль быел «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Көзгә театр бу спектакль белән «Федерация» фестиваленә Грозныйга барырга җыена, шулай ук Кудымкар шәһәренең «Сообщение» фестивале программасына да үткәннәр. Болар икесе дә – затлы, зур фестивальләр.

Ноябрь аенда театр Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» спектаклен чыгарды. Декабрь аенда – Александр Вампиловның «Әтинең өлкән улы». Март аенда – Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый». Апрель аенда ГИТИСның чыгарылыш студентлары Алексей Житковскийның «Фуня» спектаклен чыгарды. Бу – театрның ГИТИС белән килешүе нигезендә икенче ел алып барылган проекты. Ниһаять, «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле.

«Без бөтенебез дә «А зори здесь тихие» фильмын карап, шундый фильмнар аша сугышның нинди михнәт китерүен күреп үскән буын. Театрның бу әсәрне шулай җиткерә белүе бүген безне шаккатырды, уйландырды, елатты, тынычлыкның никадәр кадерле булуын раслады», – диде Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сезон ябылу тантанасында.

Әтнә театры «Сызылып таңнар аткан чакта» спектаклен Сергей Скоморохов сценографиясе, Марат Әхмәтшин музыкасы, Лилия һәм Айрат Багаутдиновлар хореографиясе белән сәхнәләштергән. Яктыртучы рәссам – Илшат Сәяхов. Инсценировка һәм әдәби тәрҗемә авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Борис Васильевның «А зори здесь тихие» повесте буенча спектакльне өченче татар театрының чыгаруы. 2018 елда «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» исеме белән Түбән Кама театрында режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән иде. Рәссам, костюмнар буенча рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Риф Әхмәтов, сәхнә хәрәкәтен куючы – Марсель Нуриев.

2023 елда Буа театрында «А зори здесь тихие» исеме белән Владимир шәһәреннән чакырылган режиссер Владимир Кузнецов чыгарды. Үзе үк инсценировка авторы, сценография, костюмнар, музыкаль һәм яктырту чишелеше дә үзенеке.

Быел менә Әтнә театры да шушы әсәргә алынып, аны лирик драма жанрында сәхнәләштергән. Шулай итеп, беренчедән, Әтнә театры киләсе елга Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына әзер. Икенчедән, Пушкин картасы белән килүчеләргә менә дигән яхшы сыйфатлы патриотик әсәр. Өченчедән, пиарга чыгымнар кирәкми, исеме үзе пиар.

Белешмә: Станислав Ростоцкийның «А зори здесь тихие» фильмы – совет кинематографиясенең классикасы, сугыш темасына багышланган иң яхшы фильмнарның берсе. 1973 елда совет кинопрокаты лидерларының берсе – 66 миллион кеше караган.

Вакыйгалар 1942 елда Карелиядә бара. Старшина Васков һәм 5 зенитчица кыз алдына немец диверсантларын тоткарлау бурычы куела... Хәер, бу әсәрнең сюжетын искә төшереп торасы да юк, аны бөтен кеше белә.

Спектакльнең беренче өлешендә без тимер юл разъездындагы чагыштырмача тыныч тормышны күрсәк, икенче өлешендә коралланган 16 фашист белән алышырга туры килгән 6 солдат язмышы өчен ут йотабыз. Ире өчен үч алырга килгән Рита Осянина, гаиләсен югалткан Женя Комелькова, якыннары оккупацияләнгән Минскида калган Соня Гурвич, хатын-кыз бәхетен татып өлгермәгән Лиза Бричкина, Галя Четвертак... һәм Федот Васков. Кызларны никадәр сакларга тырышып та саклый алмавы...

Васков ролендә – Фаяз Хөсәенов. Мария Никифоровна – Рәзилә Шәрифуллина. Майор – Айдар Вәлиев. Надя – Зөһрә Мөхәммәтгалиева. Шофёр Әсхәт – Зиннур Һадиев.

Васков белән юлга чыгучылар: Рита Осянинка – Гөлия Гыйләҗева, Женя Комельникова – Алсу Зыятдинова, Галя Четвертак – Диләрә Һадиева, Соня Гурвич – Алинә Сидеева, Лиза Бричкина – Зөһрә Хөсәенова. Фаяз Хөсәенов һәм аның янәшәсендәге кызлар искиткеч актерлар ансамбле барлыкка китергән. Һәр эпизод таныш булса да, суларга да онытып, сәхнәгә төбәләсең.

Әлбәттә, бу әсәрнең төп уңышы – драматургиядә. Шуңа күрә ул еллар дәвамында куела да куела. Биредә режиссер Рамил Фазлыевның яхшы команда туплавы да үзенекен иткән. Спектакльдәге һәр сүз – ювелир эше диярсең, колакны кырмыйча гына үтеп китә – монысы, әлбәттә, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев уңышы. Әле нурлы, әле шомлы булып күренгән тасмалардан корылган сәхнә – рәссамнар Сергей Скоморохов белән Илшат Сәяхов уңышы.

Бу спектакльдә ниндидер тирән анализ, режиссерның көтелмәгән алымнары юк. Барысы да бик гади. Режиссер белән хореографларның һәр үлемне җентекләп тасвирлавы тамашачыдан күз яше таләп итү булып тоелды тоелуын. Алай ук тырышмасагыз да була иде, драматургия болай да барысын да тасвирлаган бит.

В а с к о в. Тиз... Киттеләр. Шартлаткычларын алырга булса кирәк... Безнең капчыклар белән коралларны да алып киткәннәр... Җиңмәделәр алар безне, аңлыйсыңмы? Мин әле исән, әле мине егып карасыннар!.. (Кулын тотып йөзен чыта).

Р и т а. Авыртамы?

В а с к о в (күкрәгенә күрсәтеп). Менә монда авырта. Менә монда әрни, Рита. Менә монда яна!.. Харап иттем бит мин сезне, бишегезне дә харап иттем... Нәрсә өчен? 10 баш фриц өченме?

Р и т а. Ник алай дисез, сугыш бит...

В а с к о в. Әйе, хәзер сугыш. Ә сугыш беткәч нәрсә? Немецларны ник үткәрмәгәнебез акланырмы? Ирләр булып, ник соң безнең әниләрне саклый алмадыгыз, дип сорасалар, ни дип җавап бирермен? Ник соң алар үлгән дә, син исән калдың? Киров юлы белән Беломор каналын сакладыңмы? Ә бит анда да сак тора, кешеләре дә 5 хатын да 1 Федотов кына түгел, дисәләр, нәрсә дип җавап бирермен?

Р и т а. Алай димәгез. Без Ватанны сакладык. Иң беренче – Ватанны, аннан соң гын Беломор каналын.

Әйе, бу – әйбәт әсәр. Их, театрлар шушы классик әсәрләр үрнәгендә үз геройларыбызны дөньяга чыгарсыннар иде.

Читайте на 123ru.net