Кызыл һәм кара карлыганнан лимонад, желе, компот рецептлары

Кызыл һәм кара карлыганнан лимонад, желе, компот рецептлары

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан кызыл карлыган белән әфлисуннан компот-лимонад рецептын тәкъдим итәбез.

3 литрлы банкага: 3 стакан кызыл карлыган, ярты яки бөтен баллы әфлисун, 500 грамм шикәр комы, кайнаган су.

Банкаларны тимер капкач белән ябарга һәм җылы итеп төреп куярга.

«Карлыган әчкелт булгач, шикәр комы күп булмый», – дип язган җырчы.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Саба таңнары» газетасы кызыл карлыган белән кура җиләгеннән желе ясау рецептын тәкъдим итә.

Желе өчен 500 г кызыл карлыган, 500 г кура җиләге, 400 г шикәр комы кирәк була.

Кызыл карлыганны изеп, иләк яки марля аша согын сыгарга. Аңа шикәр комының яртысын салып кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Аннары кура җиләгенең өчтән ике өлешен шулай ук изеп, согын чыгарырга. Карлыган согы өстенә салып, кайнатып чыгарганнан соң, 2–3 минут утта тотарга. Аңа калган кура җиләген өстәп, тагын кайнатып чыгарырга, сүндергәч, калган шикәр комын салып болгатырга.

Күбеген җыярга онытмагыз. Аннары, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Салкын урында сакларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кара карлыганнан шәп желе ясап була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Безнең гаиләнең иң яраткан кайнатмасы – кара карлыган желесы. Бу файдалы да, тәмле дә. Башта 7 стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. Аны 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Без аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз», – дип сөйли Гөлия Әгъләмова.

Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерилизацияләнгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны башы белән аска таба борып куеп, шул килеш 1 тәүлек тотыгыз.

Суынгач, желе барлыкка килер.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кызыл карлыганнан да татлы желе ясап була. Карлыганны чистартыгыз, юыгыз һәм иләк аша чыгарыгыз.

«Желе 1 стакан җиләкле сиропка 2 стакан шикәр комы исәбеннән әзерләнә. Башта шикәрнең яртысын гына сиропка өстәп, 15 минут чамасы кайнатыгыз. Аннары шикәрнең калган өлешен салыгыз, тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз, аннары уттан алыгыз. Желе суынганчы стерилизацияләнгән савытларга тутырыгыз», – дип аңлатты Гөлия.

Желедан морс ясап була, аеруча кызыл карлыган желесы морс өчен яхшы була, диелә хәбәрдә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Шулай ук карлыганның төрлесен кушып компот кайнатырга һәм кышка катырып та куярга мөмкин.

Ә матур карлыган тәлгәшләрен туңдыргычта торт бизәү өчен сакларга була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Читайте на 123ru.net