Эсседә нәрсә ашарга?

Табиб-диетолог Эльвира Әминова эсседә туклану өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Татарстан 24» телеграм-каналында язылган.

Табиб сүзләренчә, эсселек чорында җиңелчә ризыклар – салатлар, окрошка, салкын ашлар, балык һәм диңгез ризыклары ашарга кирәк.

Җәен рационны һәм эчү режимын саклау хәерле, авыр, тозлы ризыктан баш тарту кирәк, ул дискомфорт, авырлык һәм сусау хисе барлыкка китерә.

Диетологлар киңәш иткәнчә, аз һәм еш ашау хәерле. Бу очракта артык ашамыйча, матдәләр алмашын нормаль халәттә тотып булачак. Җәй – рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертү өчен идеаль вакыт, аларның файдалы үзлекләре күп, организмда су балансын тотарга ярдәм итәләр.

Яшел чәй – эсседә арыганлыкны бетерү өчен бик яхшы чара. Газлы сулар эчмәү хәерле, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net