Татарстанда самолет һәлакәтендә өч кеше үлгән – куркыныч кадрлар

Татарстанда «Cessna-17» җиңел моторлы экскурсия самолеты һәлакәтендә 3 кеше үлгән һәм 1 кеше зыян күргән. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Фаҗига Кама Тамагы районында була. Самолет җиргә егылгач, янгын чыга, һәлак булганнарның гәүдәләре нык пешкән.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, пилот 3 кешелек гаилә өчен экскурсия ясаган. Һава судносы капитаны, әни кеше һәм кыз бала һәлак була. Әтиләре исән кала, тик авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелә.

«Һава транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча иң зур җәза – 7 ел колония.

Читайте на 123ru.net