«Минем хатыннан да шәбе юк»: хатынының 73 яшьлек анасына өйләнгән ир депрессиядән үлгән

Санкт-Петербургта 2018 елда 50 яшендә 73 яшьлек «тещасына» өйләнгән ир-ат вафат булган. Ул бик нык авырган һәм озак вакыт депрессиядә булган, дип яза «LIFE» басмасы.

«Ул бик нык авырды, алкоголь белән бик зур проблемалары булды. Эче күбеп чыкты, аннан суны чиләкләп суырттык. Бу – асцит авыруы, ягъни корсак куышлыгына су җыела. Ахыр чиктә, ябык кына кешенең корсагы нык зур булып кабарды, әйтерсең аның эчендә 3 бала ята. Бавыры да эшләмәде», – дип сөйләгән вафат булган ирнең дусты Вячеслав Смородинов.

Ирне табибларга да йөрткәннәр, әмма ул эчүеннән туктамаган, хәтта аракысын урамда да яшереп тоткан. Аңа төрлечә йогынты ясарга тырышып караганнар, әмма ул «үзен ничек җирләячәкләрен» уйлап көлгән генә. Үләр алдыннан ул караваттан да тора алмаган, йөзен капиллярлар каплап алган.

«Ул эчкечелеккә бирелде, чөнки күп нәрсә өчен борчылды, шулай ук хатынының [элекке] әнисенә өйләнгән өчен дә кайгырды. Ул хатынына хыянәт итте. Тегесе сизенде. Әмма ул барыбер «минем хатыннан да шәбе юк, ул – тугры, тәҗрибәле хатын» дип йөрде», – дигән Смородинов.

Ир-ат хатынының пенсионер әнисенә киткәч, 2 хатын-кыз ызгыша, әмма ир вафат булгач, алар кабат дуслаша: хәзер аларның бүлешер кешеләре юк инде. Сүз уңаеннан, бу ир кеше үтергән өчен төрмәдә дә утырган була һәм, яңа гаилә коргач, тормышында яңа интригалар да барлыкка килә. «Теща» хатыны белән бергә алар суррогат әнидән бала да табарга тели, тик моның өчен акча алган хатын аларны алдап кача. Әле җитмәсә, бер мизгелдә пенсионер хатын кызы элекке ирен кире кайтарырга тели дип ышандыра башлый.

Билгеле булганча, вафат булган бу ир 1990 елларда Хәрби диңгез флотының өченче ранг капитаны була. Шул вакытта ул, морякларга хезмәт хакы түләмәгән өчен, финансистны үтереп, төрмәгә эләгә. Ул 13 ел да 10 ай утырып чыккан була.

Читайте на 123ru.net