«Нәкъ катер астында калдым». Буада йөзүче егетне катер таптаган

Екатеринбургта 18 яшьлек егетне катер таптаган. Винт аның аягын сөягенә кадәр яралаган. Егетне «ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 9 июльдә шәһәр буасындагы сулыкта була. Башта, катер баланы таптаган, дип язалар, аннары яраланучы кеше 18 яшьлек егет булуы ачыклана. Ул шәһәр буасын бер ярдан икенчесенә кадәр йөзеп чыкмакчы була. Шул чакта аның бер аягы катер винтына эләгә.

«Мин яр буенда йөри идем, ярдәм сорап кычкырган тавыш ишеттем. Егет кычкыра иде, ул бата башлаган. Ярга йөгереп бардым, шунда аны күреп алдым. Аңа ярдәмгә бер ир-ат кергән иде инде, ул аны ярга алып чыккан», – дип сөйли шаһит Михаил.

Яраланган Антон да, катер йөртүчесе дә бер-берсен күрмәгән. Михаил сүзләренчә, Антон су астыннан йөзгән, шуңа күрә катер астына эләккән. Узып баручылар аңа беренче ярдәм күрсәткән, урындыкка илтеп салганнар.

«Винт аның аягын тез турысыннан кискән, бик нык итеп – тез сөяге күренеп тора иде. Мин медик түгел, тик эш бик җитди кебек. Үзем белән бинт, дымлы салфеткалар, пластырь, водород перекисе бар иде», – ди Михаил.

Бәхеткә, сулык янында табиб булып эшләүче хатын-кыз да булган. Ул да ярдәм күрсәткән. Аннары егетне хастаханәгә алып киткәннәр.

«Ашыгыч ярдәм» көткәндә, Антонны сөйләштереп торганнар. «Бераз авырта, үземне бик шәп хис итәм. Музыка гына җитми. Мин катер килгәнен күрмәдем. Йөзәм, мотор тавышы ишетәм, йөзәм, аягым киселгәнен тоям. Мин нәкъ аның астында калдым инде», – ди Антон.

Хәзер ул хастаханәдә, операция ясаганнар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net