«Без аның табылуын, хәбәргә чыгуын бик озак көттек...»

«Без аның табылуын, хәбәргә чыгуын бик озак көттек...»

Балтач Районы Көшкәтбаш егете Рөстәм Нәкыйпов махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аның турында хәбәр килүен туганнары, якыннары, авылдашлары бик озак көткән. Рөстәм Нәкыйпов – җырчы Сиринә Зәйнетдинованың кияве дә.

  • Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булган

Көшкәтбаш авылы төркемендә Рөстәм Нәкыйпов турында үзәкләргә үтәрлек сүзләр язып калдырганнар.

«Без аның табылуын, хәбәргә чыгуын бик озак көттек... Өметне өметкә ялгап, чын мәгънәсендә могҗизага ышанып яшәдек. Көннәрдән беркөнне шалтыратыр да, сабыр гына, үзенең ник озак югалып торганын әйтер кебек иде... иде... иде...

Кызганыч, йөзләгән йөрәкләрнең өмет кылын өзеп аяусыз хәбәр... Кайта... Кайтаралар...

Кайтты... Анда да, башта, Хаҗ гамәлен кылучы әтисенә «хәбәр итеп», рөхсәт белән... Иманлы, инсафлы, гаилә җанлы бала башкача эшли дә алмыйдыр...

Тормышны, әти-әнисен, туганнарын яраткан, кешеләргә ихтирамлы, ягымлы, укымышлы – 4 телне камил дәрәҗәдә белгән, эш урынында хөрмәткә лаек булган, гадел авылдашыбыз бүген юк...

Авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Рөстәм Нәкыйповның гаиләсенең, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга күркәм сабырлык телибез! Мондый хәсрәтне башка күрергә язмасын.

Илгә Батыр үстергән Ана!

Яраң никадәр тирән икәнен аңлыйбыз... Улың өчен, аның батырлыгы өчен, үзеннән соң искә алып сөйләрлек яхшы сыйфатлары өчен мең рәхмәт сиңа...

Илгә Ул үстергән Ата!

Догаларың, аталарча кайгыртуың, авыр кайгы килгәндә дә нык булуың өчен рәхмәт сиңа... Без сезнең алда баш иябез...

Ил өчен яратканын сугыш кырына озаткан Ханым! Ныклыгың, сабырлыгың, нәсел дәвамчысы тәрбияләвең өчен мең рәхмәт.

Бүген авыл үзенең Батыры белән хушлашты... Күз яшьләре мөлдерәп-мөлдерәп ташты... Үз туфрагыбызга кайтуыңа шөкер итәбез... Ничә айлардан бирле тынычлык тапмаган җаның догага сусаган булгандыр... Шөкер, дога кылучыларың бар...

Хуш... Бәхил бул... Сау бул... Тыныч йокла, авылдаш! Урының җәннәтнең түрендә булсын... Без әле сине бик сагынырбыз...

Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, #ШатКөшкәтбаш», – дигән юллар язганнар авыл төркемендә.

Җырчы Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе Гөлинә ирен махсус операциягә озатканнан соң беренче тапкыр әни булды.

  • Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе әни булган: сабыйның әтисе махсус операциядә

«Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә», – дип сөйләгән иде Сиринә Зәйнетдинова.

  • «Озак көткән газиз улымны бер сөя дә алмадым»: хәрби операциядә һәлак Рөстәм бәете

Читайте на 123ru.net