Җырчы Алсуның аерылышуы турында: «Ул ирен бик яратты һәм бик газапланды»

Җырчы Алсуның аерылышуы турында: «Ул ирен бик яратты һәм бик газапланды»

Май ахырында җырчы Алсу ире, миллиардер Ян Абрамов белән 18 ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга гариза бирде. Сәбәбе – иренең күп тапкырлар хыянәт итүе. Шул вакытта Янның сөяркәләренең берсе – җырчы Тиматиның элек йөргән кызы Анастасия Решетова икәнен билгеле булды. Алсу үзе дә 46 яшьлек Ян Абрамовның 28 яшьлек Настя белән романын раслады. Алсуның ире белән аерылышуы шундук төп темага әйләнде. Ә үзен болай фаш итүләрен көтмәгән Абрамов шундук дуслашу тәкъдиме белән чыкты. Ә олигархның «йолдызлы» дуслары аны хуплады, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Бу искиткеч парны күп еллар беләм. Хәзер аларның мөнәсәбәтләрендә катлаулы чор. Шундый матур гаилә таркалмасын өчен ничек тә ярдәм итәсе килә. Тик ничек? Алсу белән сөйләштек, тик бу темага кагылмаска тырыштык, Ян белән ешрак ачылып сөйләшәбез. Аларның икесенең дә хәле мактанырлык түгел. Әллә никадәр имеш-мимешләр булса да, хәзерге вакытта Янның беркем белән дә мөнәсәбәтләрдә булмавын беләм. Аның бар борчылулары һәм гамәлләре гаиләсен саклап калырга тырышуны аңлата. Аерылышуда һәрвакыт ике кеше гаепле була, шуңа күрә бу хәлдән бергә котылу өчен икесе дә адым ясарга тиеш», – дип сөйләгән җырчы Алексей Чумаков.

Алсу белән Янның аерылышуына карата Филипп Киркоров та үз фикерен әйткән.

«Гаилә тормышы катлаулы нәрсә инде ул, ә гел халык алдында булган кешеләрнең гаилә тормышы – икеләтә катлаулы. Ян Алсуга бер күрүдә гашыйк була! Һәм шушы 18 ел эчендә хатынын кулында гына күтәреп йөртте дияргә була. Ул – үрнәк әти. Мин Янның Алсуга төрлечә ярдәм итүенә шаһит булган кеше: концерт продюсеры да булды, Алсуга күз явын алырлык сәхнә образы булдырды. Янның читтә тагын бер гаиләсе һәм балалары булмавын төгәл беләм. Аны борчыган бердәнбер нәрсә – гаиләсе һәм балалары. Тик кеше гаиләсендәге мөнәсәбәтләргә бәя бирергә теләмим дә һәм булдыра да алмыйм», – дип сөйләгән «СтарХит»ка Филипп Киркоров.

Әлбәттә, җырчы ир-атларның Янның күпсанлы хыянәтләре турында имеш-мимешләргә күз йомып кына фикер белдерүе шундук Интернетта таралды. Лера Кудрявцева да бу хәлдән читтә калмаган. Тик алып баручы Алсу яклы булып чыкты.

«Алсуның ирен ничек яратуын беләм. Бик яратты ул аны. Янның Настя белән очрашуы турында белгәч ничек газапланганын да беләм. Бу – ирен яратып яшәгән хатын, әни кеше өчен түзә алмаслык нәрсә. Шуңа күрә, егетләр, Янны «шәп ир», «ак һәм йомшак» дип кенә язарга җитәр инде. Дөрестән дә, артыкка китте», – дип язган Лера Кудрявцева Телеграм-каналында.

Лера бу сүзләре белән Янның Алсуга хыянәт итеп йөрүләре турында Мәскәүнең танылган кешеләре белүен раслады гына. Ян Абрамовның Настя Решетова белән мәхәббәт романы елдан артык дәвам иткән. Дөрес, аларны инде аерылышкан дип сөйлиләр. Ә Решетованың күптән башка егете бар икән.

Искәртеп үтик, Алсу белән Ян 27 июньдә үк аерылышырга тиеш иде, әмма Абрамов дуслашыр өчен 2 айга кичектерү сорады. Моңа каршы итеп, Алсу, бу вакыт гаиләне саклап калу өчен түгел (аларның 3 баласы бар), дус-тату гына итеп милек бүлешер өчен кирәк, дип әйтте.

Читайте на 123ru.net