Кытайда таможня хезмәткәрләре бер ирнең чалбар эченнән йөздән артык елан тапкан

Кытайда таможня хезмәткәрләре контрабандист ыштаныннан 105 елан тапкан. Аларның 104е рептилия булып чыккан. Бу хакта «SHOT» елеграм-каналы яза.

Гонконг һәм Кытай чигендәге Футянь контроль-пропуск пункты хезмәткәрләре бер сәер ир-атка игътибар итә. Ул бик нервыланган һәм, аякларын киң аерып, сәер хәрәкәтләнгән. Таможня хезмәткәрләре аны тикшерергә алып кереп китә һәм аның чалбар эчендә 5 төрдәге йөздән артык рептилия таба, алар арасында сөт еланы (молочная змея) һәм кукуруз еланы (кукурузный полоз) да була. Ир еланнарны зип-пакетларга тутырган һәм скотч белән аягына беркетеп куйган.

Кытай – хайваннар белән сату итү буенча дөньядагы иң зур үзәкләрнең берсе. Хакимиятләр моны контрольдә тотарга тырыша һәм контрабандистларны бик кырыс җәзалый.

Читайте на 123ru.net