Авылда су коенганда бер кыз бала баткан, икенчесе куркып качкан, өлкәннәргә әйтми торган

Башкортстанның Уфа районында 10 яшьлек кыз батып үлгән. Ул коену рөхсәт ителмәгән карьерда суга кергән булган. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

Фаҗига 8 июльдә була. Миловка авылында 2 дус кыз карьер янына сулыкка коенырга китә. Су керү тыелганын кисәтә торган билгеләр булуга карамастан, кызлар суга керә. Шул чакта кызларның берсе суга чума һәм кире чыкмый. Дусты исә курка һәм йөгереп кайтып китә, ул бары тик берничә сәгать узгач кына фаҗига турында өлкәннәргә сөйләп бирә.

Югалган кызны «Лиза Алерт» отряды эзли башлый. 2 сәгатьтән аның мәетен судан табып алалар.

Мәрхүмә кыз күп балалы гаиләдә кечесе була. Аның 23 яшьлек абыйсы, 19 яшьлек апасы бар. Әни кеше 3 баласын ялгызы үстерә. Танышлар бу хатын турында үрнәк әни дип сөйли, ул опека органнарында хисапта тормаган. Мәрхүмә кыз мәктәптә отличница була, аны гел үрнәк итеп куялар. Ул быел 4 класс бетергән. Дуслары һәм укытучылар аны күңелле һәм тормыш сөючән дип искә ала, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net