Сарымсакны кайчан алырга һәм ни өчен сабагын кисәргә ярамый?

Сарымсакны кайчан алырга һәм ни өчен сабагын кисәргә ярамый?

«Сарымсак әйбәт саклансын дисәк, аны вакытында алырга кирәк. Быел сарымсак бик иртә өлгерде. Угы шартлаганнан соң сарымсакны алам (үзегездә карагыз, әгәр шартламаган икән алырга иртә). Сабакларын кисәргә ярамый. Бәйләп куеп кипкәннән соң гына кисәчәкмен. Хәзер шул сабак кипкәнче сарымсакны «тукландырачак».

Сарымсакны вакытында алмасаң, ул шартлый һәм тамырга китә. Сыйфатлы булмый дигән сүз. Мин сарымсакны алдым, әмма тамыр җибәргән иде, бераз соңга калганмын.

Сарымсакларны бер сәгать киптердем кояшта һәм, бәйләп, сарайга кертеп элеп куйдым. Анда җиләс һәм ышык. Сабаклары кибеп беткәч кенә кисеп алырга кирәк», – дип белгәннәре белән уртаклаша социаль челтәрдәге сәхифәсендә Бакчачы Лилия.

Видео Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан алынды.

Читайте на 123ru.net