Сикергән-сикергән дә, тәрәзәдән чыгып очкан

12 июль көнне көндез 4 яшьлек Саша (исеме үзгәртелгән), әнисе йорт эшләрен эшләгән арада, бүлмәдә уйный. Җыелган энергиясен кая куярга белмәгәч, малай ачык тәрәзә янында торган кәнәфидә сикерергә тотына. Бервакыт ул каты итеп сикерә һәм тәрәзәдән очып чыга. Әнисе баласының юк икәнен күреп, аның артыннан сикерә.

«Baza» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, зур бәладән гаиләнең беренче катта яшәве коткара. Саша башы белән аска егыла. Аның маңгай сөяге сынган, реанимациядә ята. Баланы хәле ярыйсы. Тиздән Сашаны хастаханәдән чыгарырга тиешләр.

Прокуратура хәбәр итүенчә, малайның гаиләсе тулы, учетта тормый. Ведомство булган хәлнең барлык шартларын тикшерәчәк, дип яза «Комсомольская правда».

Читайте на 123ru.net