Туңдырма ашаганда тамакка салкын тияме?

Туңдырма ашаганда тамакка салкын тияме?

Эсседә балалар туңдырма сорый, тик ата-аналар салкын тия дип курка. Чыннан да туңдырма тамакка салкын тидерәме икәнен медицина фәннәре кандидаты, табиб-оториноларинголог Евгений Тимошенский әйткән. Бу турыда «АиФ» яза.

«Хроник тонзиллит булса, берьюлы күп итеп туңдырма ашасаң, чыннан да авырырга була, мәсәлән, ангина белән. Ләкин барысы да сезнең организмга бәйле. Хроник тонзиллитны дәвалап бетереп, организмны салкынга ияләндерсәгез, чыннан да салкынга йогынты ясамый башлыйсыз. Барысы да һәркем өчен үзенчә», – ди табиб.

Салкынга чыдамлылыкны күнектереп була. Гап-гади чыныгу ярдәм итә – тик бу туңдырманы күп итеп ашарга дигән сүз түгел. Табиб сүзләренчә, тамакны чыныктыру аякны чыныктырудан башлана. Көн саен аякка салкын су сибәргә һәм тезләргә кадәр салкын ванналар ясарга була. Чыныгуның бу ысулы балаларга да ярый.

Балаларны артык җылы киендермәгез. Баланы һава торышына карап киендерү кирәк. Шул чакта ул салкынга чыдам була һәм еш авырмый, ди табиб.

Читайте на 123ru.net