Гүзәл Уразова: «Кешеләр кеше җыры җырлап, бүлешәләр»

Гүзәл Уразова: «Кешеләр кеше җыры җырлап, бүлешәләр»

Гүзәл Уразова хит җырларының берсе – «Син җитмисең җанга» дигән җырын яңарткан. Бу хитның сүзләрен Рәмис Аймәт, көен Оскар Усманов иҗат иткән.

«Кешеләр кеше җыры җырлап, бүлешәләр. Мин әлегә үземнекеләрен җырлый торам. Запаслар бетсә, мин дә шулай итәрмен, мөгаен. Әлеге җыр бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда. Хәтерегездәме бу җыр?

Кайбер кешегә тыңлатам да, юк, без бу җырны ишеткән юк, диләр. Музыка дөньясында «почти динозаврлар» булгач, шулай инде ул», – дип, җырның исемен искә төшереп алырга сораган Уразова.

«Белсәгез, сезгә «за 30», – дип тә шаярткан.

«Онытылмас хитлар»;

«Безгә 30 икәнен искә төшергәнегез өчен рәхмәт»;

«Клибы супер иде»;

«Беләбез, кечкенә чакта тыңлап үстем. Әмма миңа 30дан артык түгел, 23 кенә»;

«Искиткеч. Бу җыр күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә. Кабат тыңлыйсы килеп тора. Барлык җырлары хит! Хәтта чит илләрдә дә сезнең җырларны ишетергә туры килә. Нинди матур тавыш. Илдар белән дуэт супер. Илдарның матур бәрхет тавышын тыңлап карагыз. Бигрәк тә булган, талантлы гаилә. Уңышлар сезгә. Әлегә татар эстрадасында тиңнәр юк», – дип мактаганнар Гүзәл Уразованы.

Читайте на 123ru.net