Илсөя Бәдретдинованың төркеме ишәйгән: «Welcome, Джо!»

Илсөя Бәдретдинова төркеме ишәю турында хәбәр итә. Алар «Иб» бандасына яңа биюче – кара тәнле модель егет алганнар.

«Яхшы кешеләргә яхшы көннәр. Бандабызның тагын бер матур егетен сәламлибез. Гбато Поль Джонатан. Welcome, Джо», – дип яза ул сторисларында.

Элегрәк Илсөя Бәдретдинова төркемендә Конгодан кайткан Оливер Маккенди да эшләгән иде. Ул татарча иркен сөйләшә һәм җырлый. Гомумән, Илсөя Бәдретдинова төркемендә төрле милләт вәкилләре эшләвен һәм аларның төрле диндә булуын еш сөйли.

«Интертат»ка әңгәмәдә ул: «Без һәркемнең диненә хөрмәт белән карап, һәркайсыбызның бәйрәмнәрен үткәрергә тырышабыз. Мин хәтта төркемгә яңа кеше керткәндә дә шундук: «Без – төрле диндә, төрле менталитетта тәрбияләнгән кешеләр. Тик бу – кайсыбыздыр яхшырак, кайсыбыздыр начаррак дигән сүз түгел. Без – бөтенебез дә кешеләр, барыбыз да – уникаль шәхес. Шуңа күрә яраклашырга туры килә. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар икән, аңардан гына түгел, ә үзеңнән дә гаепне табарга кирәк!» – дип сөйләгән иде.

Читайте на 123ru.net