Гөлүс Хәбибрахманов клип төшергәндә 300 мең сум акчаның нәрсәгә тотылуын сөйләде

Гөлүс Хәбибрахманов клип төшергәндә 300 мең сум акчаның нәрсәгә тотылуын сөйләде

Гөлүс Хәбибрахманов «Синең җырларыңда» дигән җырына 90нчы еллар рухында клип төшергән. Клипта узган елны бик популяр булган «Слово пацана» сериалы мотивлары сизелә. Шулай да Гөлүс мондый клип төшерү идеясе күптән булуын әйтте. «Мин ул чорга – бандитлык заманына эләктем. Андый бәрелешләрдә дә катнашканым булды. «Слово пацана»га катышы юк. Үзем күргәннәрдән чыгып эшләдек», – диде ул.

Клипта төп рольне җырчы Игорь Дмитриев уйнаган. Ул – җырның көй авторы да. Сценарий буенча ул яшьлек ялгышлыгы аркасында сөйгән кызын югалта. Клипта Кәрим Тинчурин исемендәге театры артистлары Резеда Төхвәтуллина белән Салават Хәбибуллин да уйнаган.

90нчы еллар рухында клип төшерү 300 меңгә баскан. Клип өчен башка сугып вата торган махсус шешә эшләткәннәр. «Ул шикәр пыяласы бер җирдә дә юк», – ди Гөлүс.

Бу – кыйммәтле клип. Якынча 300 мең тирәсенә баса. Совет чорындагы киемнәр, машиналар, 35ләп актер, кадр артында күпме кеше. Төп рольдәге Игорь Дмитриевны сугышырга өйрәткән аерым кешеләр бар иде. Атналар буе кирәкле фатирлар эзләп утырдык. Менә берне таптык, анысына да туганнар булышты. Болар барысы да бушка түгел, бөтенесенә дә түләргә кирәк.

Фото: © клиптан скриншот

Совет чорындагы атрибутикаларны интернеттан эзләп таптык, сатып алдык. «Волга», «Лада-2109» машиналары да йөри торган хәлдә кирәк иде. Аларны төшерү урынына алып килү, алып китү дә зур акча сорый. «Девятка» машинасына төзек алгы тәрәзә кирәк булды. Сценарий буенча аны ваталар, – дип сөйләде Гөлүс.

Социаль челтәрләрдә клипны мактап язалар. «Тормышчан клип», «Молодцы. Клип та шәп, бик матур җырлыйсың да», – дип язганнар язылучылары.

Читайте на 123ru.net