21-22 июльгә һава торышы һәм ай календаре

21-22 июльгә һава торышы һәм ай календаре

21 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +23..+28˚ градус.

22 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11, урыны белән 14, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +20..+25˚ градус.

Тулган ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Яшелчәләр тозлау өчен дә уңышлы көн саналмый. Туфракны йомшартырга, мулчә чәчәргә була. Дару үләннәренең яфракларын, чәчәкләрен һәм хуш исле тәмләткеч үләннәр җыеп киптерергә ярый.

Читайте на 123ru.net