«Әстәгафирулла тәүбә. Нигә шулчаклы кычкырасың, матурым?»: Шәрипҗановларны ошатмаганнар

Татар эстрадасы җырчылары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар яңа җырларын зур сәхнәдә башкарган. «Болгар» радиосының социаль челтәрендәге аккаунтында исә тамашачылар артистларның чыгышын тәнкыйтьләп аткан.

«Ничек җыр? Әйбәт бит, ә?» – дип язылган сәхифәдәге видео астында.

«Тузга язмаган әйберләр кияләр дә, сәхнәгә чыгып, сикереп, акырып-бакырып тик йөриләр. Нәрсә соң бу? Җырга охшап тора, тик җыр түгел»;

«Бер матур җырлары юк»;

«Әстәгафирулла тәүбә. Нигә шулчаклы кычкырасың, матурым? Җырлый белмисеңме әллә?»;

«Тузга язмаган җыр, мәгънәсез»;

«Вкуслары юк та инде шуларның»;

«Бу эсседә чуклар асмасалар да пешәрлек бит, җитмәсә, сикереп торалар. Мескенкәйләр, жәлләп куйдым үзләрен»; «Коточкыч, ну киемнәре!» – дигән фикерләр язучылар бар.

Читайте на 123ru.net