Гөлназ Асаева оятка калган

Гөлназ Асаева оятка калган

Гөлназ Асаева Арчада юбилейда чыгыш ясаганда хаталанып киткән һәм уңайсыз хәлдә калган. Бу турыда ул үзе социаль челтәрдәге аккаунтында сөйли.

«Оятка калмасам, мин булмыйм инде. Мин Арчага юбилейда чыгыш ясарга килдем. Юбилярның исеме Гөлнара дип уйладым. Мин аны беләм, әмма йөзен әллә онытканмын инде, тик алар юбиляр белән бик охшаган иде. Алар бертуган икән. Мин банкет буе «Гөлнара апа, Гөлнара апа» дим. Юбилярның исеме Әлфирә апа булып чыкты. Оят булды. Мин Гөлнара апаны котларга баруыма тулысынча ышанган идем», – дип сөйли җырчы.

Җырчы «Гөлнара апа» дип эндәшкәне төшерелгән видеолар да куйган.

«Саубуллашу» җырын башкарганда да ул:«Аерылу Гөлнара ападан бигрәк авыр, авыр икән», – дип җырлаган да әле.

«Нишләп бөтенесе сәер карый икән, дип уйлап тордым», – ди Асаева. «Гөлнара апа» дигәндә, бәйрәмгә җыелган кунакларның кайберсе бер-берсенә карап елмаеп куя.

Гөлназ Асаева үзе белән булган шундый көтелмәгән, уңайсыз хәлләр турында һәрвакыт сөйләп бара, язылучыларыннан дөресен яшерми.

Читайте на 123ru.net