Вадим Захаров турында ялган хәбәр таратканнар: «Хатының үлеп киткән икән бит, ди»

Вадим Захаров турында ялган хәбәр таратканнар: «Хатының үлеп киткән икән бит, ди»

ВКонтакте төркемендә артистлар турындагы 95 мең язылучысы булган бер төркем Вадим Захаров турында коточкыч хәбәр тараткан. Бу ялган сүзләр Вадимның үзенә үк барып ирешкән. Төркем хуҗалары үзләренең группасына кешеләрне ялган үлем хәбәре белән җәлеп итмәкче булган.

«Кичә интернет челтәрендә шундый язма таралган. Вадим Захаровның кайгысын уртаклашабыз, дип. Миңа үземә дә килде. Ватсапта шундый язу йөргән.

Ринат Рахматуллин шалтырата: «Вадим кайгыңны уртаклашам, брат», – ди. «Нинди кайгы? Нәрсә булды тагын?» – дим. «Хатының үлеп киткән икән бит», – ди. Шундый язма, ди. Менә бит хатын, исән-сау. Уф. Әллә нишләп киттем», – дип сөйли Вадим Яңа Усы авылына Питрау бәйрәменә барганда. Янында утырып барган Ларисаны күрсәтә.

«Интертат» әлеге хәбәр язган төркемне эзләп тапты. 16 июльдә 21:28 сәгатьтә чыгарылган бу ялган сүзләрне бетереп атканнар.

Читайте на 123ru.net