Миләүшә Сабированың өен нигә әнисе җыештыра?
![Миләүшә Сабированың өен нигә әнисе җыештыра?](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/20/ae2e4a2ed107cb50ef86f6d691bd06db.jpg)
Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең әнисе кызының өендә сикерә-сикерә идән юып йөргәндә, Данир караватта баянда уйнап утыра икән. Иң мөһиме – аякны идәнгә тидермәскә. Шулай бер-берсенең күңелен күреп яшиләр, ди.
«Теща бөтен кешене эшләтә», – дип язган артист кызының чүп утаганы төшерелгән видеосына. Артистның үзенә дә эш эләккән.
«Ул җыештырырга ярата, мин – уйнарга. Шулай бер-беребезнең күңелен күрәбез», – ди кияү, гармунда ничек уйнавын күрсәтеп.
Сез дә шулай кызларыгызның өен җыештырып китәсезме?