Джо Байден АКШ президентын сайлауда кандидатурасын алганнан соң нәрсә булачак

АКШның гамәлдәге президенты Джо Байден киләсе президентны сайлауда кандидат буларак катнашмаячак. Бүген ул шул турыда игълан итте.

  • Америка Президенты Джо Байден кандидатлыктан китүен игълан итте

Джо Байден – демократик партиядән праймериз барышында президентлыкка тәкъдим ителү хокукын алган бердәнбер әгъза.

Яңа кандидатны тәкъдим итү, мөгаен, АКШ Демократик партиясенең милли конвенциясендә булыр, дип яза РБК. Регламент нигезендә, тәкъдим итүгә гаризалар язма рәвештә бирелергә һәм президентлыкка тәкъдим итүгә дәгъва итүчеләрнең үзләре тарафыннан расланырга тиеш. Моннан тыш, аларга кимендә 300 делегат теләктәшлеген алырга кирәк. Шул ук вакытта делегатлар мондый петиция астында үз имзаларын бер генә тапкыр калдыра ала.

Конвенция, шулай ук аннан алдагы көннәр һәм атналар бу очракта сайлау алды кампаниясенең тизләтелгән версиясенә әверелә: президент постына дәгъва итүчеләргә 4,7 меңгә якын партия делегатын нәкъ менә алар өчен тавыш бирергә күндерергә туры киләчәк. Моннан тыш, һәр сәясәтчегә Конвенциянең үзендә тарафдарларның чыгышларына 20шәр минут бирәчәкләр. Яңа кандидатны раслау өчен берничә раунд тавыш бирү кирәк булырга мөмкин: ул алфавит тәртибендә узачак.

Россиянең Халыкара эшләр буенча советы (РСМД) эксперты Алексей Наумов РБКга белдергәнчә, Байденның президентлыкка кандидатлыктан соңга калып чыгуы демократлар имиджына җитди зыян салган һәм аларны үз электоратына теләр-теләмәс кенә колак сала торган партия кебек күренергә мәҗбүр иткән. Американист фаразлавынча, хәзер демократлар мөмкин кадәр тизрәк мобилизацияләнергә һәм Камала Харрис фигурасы тирәсендә берләшергә тырышачаклар.

"Әмма аның шанслары Байденныкына караганда да азрак — шул исәптән ул кара тәнле һәм хатын-кыз булганга, бу да америка сайлаучысы өчен билгеле бер кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә беренче чиратта Демократик партия исемен аклау һәм конгресс өчен ярышта үз шансларын арттыру бурычы тора", – дип аңлатты Наумов.

Аның белән политтехнолог, «Дубравский Консалтинг» компаниясе башлыгы Павел Дубравский килешә. "Байденны узыштан алу – Демократик партиягә җитди басым. Сайлаучылар үз кандидатларын сайлаулар вакытында алыштыруларын яратмыйлар, бу хәтта кандидат моны ирекле рәвештә эшләгәндә дә сәхнә арты карары булып күренә», — дип сөйләде ул РБКга. Аның сүзләренчә, Байден кандидатурасын төшерү турындагы карар бик соңга калган һәм куркыныч. Ул Америка сайлаучыларының ноябрьдә яңа кандидат өчен тавыш бирү теләгенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Дубровский шулай ук Камала Харрисны иң реаль кандидат дип атый, өстәвенә аны Джо Байден үзе дә хуплаган. Шул ук вакытта аның шанслары турында яңа социологик сораштырулар барлыкка килгәннән соң фикер йөртергә мөмкин булачак, аларда ул вице-президент буларак түгел, ә дәүләтнең потенциаль булачак башлыгы буларак күрсәтеләчәк. "Камала – йомшак оратор, ул ким дигәндә Байден администрациясе эшчәнлегенә кертелгән иде, ә аның сәяси үткәне күп сораулар, хәтта тәнкыйтьләр дә тудыра. Әлегә ул сайлауларда Трамптан көчсезрәк күренә", – дип йомгаклады политтехнолог.

Читайте на 123ru.net