Америка Президенты Джо Байден кандидатлыктан китүен игълан итте

Америка Кушма Штатлары башлыгы президентлыкка кандидатлыктан төшеп калуы турында игълан итте. Шуңа да карамастан, ул срогы беткәнче президент вазифасында кала. Бу мәгълүмат Телеграм-каналларда чыкты.

АКШта яңа президент 2024 елның 5 ноябрендә сайланырга тиеш.

Джо Байденның тулы белдерүе:

«Ватандашларым, америкалылар! Без соңгы өч ел ярымда милләт буларак зур алгарышка ирештек.

Бүген Америкада дөньядагы иң көчле икътисад. Без илебез үсешенә, өлкәннәр өчен рецепт буенча сатыла торган дарулар бәясен киметү һәм рекордлы сандагы америкалылар өчен медицина хезмәтен үтемлерәк итү буенча тарихи инвестицияләр ясадык. Агулы матдәләр йогынтысына дучар булган миллионлаган ветеранга гаять мөһим ярдәм күрсәттек. 30 елга беренче тапкыр корал иминлеге турында закон кабул ителде. Югары судка беренче афроамериканка билгеләнде. Һәм дөнья тарихындагы иң әһәмиятле климатик закон кабул ителде. Американың беркайчан да бүгенге кебек лидерлыкның иң яхшы хәлендә булганы юк иде.

Шуны беләм: боларның берсе дә сездән – Америка халкыннан башка эшләнмәс иде. Йөз елга бер була торган пандемияне, Бөек депрессия чорыннан бирле иң начар икътисад кризисын бергәләп җиңдек. Без демократиябезне яклап һәм саклап кала алдык. Без бөтен дөнья буйлап альянсларыбызны җанландырып җибәрдек һәм ныгыттык.

Сезнең президент булу минем тормышымдагы иң зур дәрәҗә булды. Хәер, ниятем кабат сайлануга ирешү булса да, партиям һәм илем өчен минем отставкага китүем һәм вәкаләтләрем төгәлләнгәнче үземнең президент вазифамны башкаруга игътибарымны юнәлтү иң яхшысы булыр дип саныйм.

Соңрак, бу атнада мин халкыма үз карарым турында тәфсилләбрәк сөйләячәкмен. Әлегә мине кабат сайласыннар өчен тырышкан барлык кешегә дә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Вице-президент Камала Харриска рәхмәт, ул бу эшләрдә күренекле партнер булды. Һәм миңа күрсәткән ышаныч өчен Америка халкына ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Мин бүген дә гомер буе ышанган әйбергә ышанам: Америка булдыра алмастай нәрсә юк, без бергә булганда моны эшли алабыз. Без шуны истә тотарга тиеш – без Америка Кушма Штатлары», – дигән ул.

Джо Байден үзенең алмашы һәм демократлардан яңа кандидат булган Камала Харрис кандидатурасын хуплавын әйтте. Әмма, аны тәкъдим итү турында ахыргы карар августта, демократик партия съездында кабул ителәчәк.

Камала Харрис – хәзерге вице-президент, элек ул прокурор һәм Калифорния губернаторы булган. Камала ЛГБТ*, кара тәнле кешеләрне һәм башка шундый «демократик кыйммәтләрне» яклый.

Шул ук вакытта, Дональд Трамп Байденның президентлыкка ярыштан чыгуын шәрехләп, аны «ил тарихындагы иң начар президент» дип атады. Шулай ук Трамп, Камала Харриска сайлауларда җиңү җайлырак булыр, дигән ышаныч белдерде.

*ЛГБТ Россиядә экстримистик дип танылган һәм тыелган.

Читайте на 123ru.net