Июль ахырында бакчага нәрсәләр чәчәргә була?

Бакчачылар июльнең икенче яртысын уңыш җыюның беренче этабы буларак кабул итә. Бер карасаң, бу вакытта нәрсәдер утырту, чәчү урынсыз да кебек, тик бу дөрес фикер түгел. Чөнки түтәлләрнең кайберләре бушап кала, ә тагын берәр нәрсә утырту өчен вакыт та җитәрлек. Июль ахырында ниләр чәчәргә була соң? Бу сорауга агроном Петр Синьковский җавап бирә.

«Чынлыкта исә, чәчү өчен июльнең икенче яртысы гына түгел, ә август башы да туры килә. Дөрес, чәчүлек ассортиментын ул кадәр бай димәс идем, тик аны ярлы дип тә атап булмый», – ди ул.

Беренчедән, редис чәчәргә була. Тик бу вакытта тиз өлгерә торган сортлар гына утыртырга кирәк. Хәзер көн озынлыгы кими, тик редис өчен бу яхшы да әле, аңа артык җылы һәм кояш яктысы файдалы түгел.

Хәзер борчак чәчү өчен дә шәп вакыт. Монда да тиз өлгерә торган сортлар сайлау мөһим. Әгәр язын төп культуралар утыртып, борчакка кулыгыз җитмәгән икән, менә хәзер моның өчен иң кулай вакыт.

Редисның «туганы» булган кышкы торма һәм бездә шактый популярлашып киткән дайкон кәбестәсе утырту өчен өчен уңай чор.

Әлбәттә, хуш исле һәм яшел тәмләткеч үләннәр турында да онытырга ярамый. Яфраклы петрушка, укроп, шпинат орлыкларын курыкмыйча чәчәргә була. Хәзер чәчеп куйсагыз, көзен дә свежий яшел үлән ашый аласыз, шулай ук кышлыкка да әзерләп куярга җитешерсез.

Әгәр инде бу яшелчә һәм үләннәрне утыртып мәшәкатьләнәсегез килмәсә, бакчаның бушаган түтәлләренә сидератлар (табигый ашламалар) чәчәргә була. Бакча туфрагын киләсе сезонга әзерләп кую, беркайчан да соң булмый, дип яза «АиФ» сайты.

Читайте на 123ru.net