Данир Сабиров: «Ашыгыч ярдәм» санаулы минутлар эчендә килде»

Данир Сабиров: «Ашыгыч ярдәм» санаулы минутлар эчендә килде»

Кичә Данир Сабировның дусты, баянчысы, гаиләләренең ярдәмчесе Робертның хәле начарлаган. Күңелсез хәл Роберт Данирларда булганда килеп чыга.

«Кичә бездә ЧП булды… Нәрсә генә әйтсәләр дә, безнең илдә «ашыгыч ярдәм» тиз килә. Робертның хәле начарланды. «Ашыгыч ярдәм» санаулы минутлар эчендә килде. Рәхмәт аларга. Кан да алдылар, кардиограмма да ясадылар. Һава җитми башлады, йөрәге тотты», – дип сөйләгән бу хакта сторисларында Данир Сабиров.

Шунысын да искәртеп үтик, Роберт белән мондыйрак хәл узган ел самолетта да булган иде инде. Мәскәүдән Уфага очканда, Данир Сабиров дустының аңын югалтып егылуы хакында сөйләгән иде.

  • Данир Сабировның баянчысы самолетта очканда аңын югалткан

Читайте на 123ru.net