Бакчадагы кимерүче хайваннардан ничек котылырга?

Бакчадагы кимерүчеләрдән котылу һәм алар зыян салган агач-куакларны коткару ысулларын Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Венера Свириденко аңлата.

«Бакчада кимерүче хайваннар барлыкка килү уңышны куркыныч астына куя. Бу хайваннар бакчаларда урнашып, тулы колонияләр үрчетергә сәләтле. Кимерүчеләрнең күбесе уңышны тулысынча юк итәргә мөмкин. Шулай да аларга каршы көрәшү ысуллары бар.

Бакча тирәли бөтнек утыртырга була, кимерүчеләр аның исен яратмый. Шулай ук аю баланы (бузина) куагы да утыртырга була. Бу куакның тамырлары синиль кислотасы бүлеп чыгара, һәм ул тычканнар өчен агулы.

Кимерүчеләр яшелчәләргә генә түгел, ә җимеш агачларына да зыян сала. Әгәр агач кайрысының һәм тамырларының һичьюгы 20 процент өлеше генә калган булса да, агачны саклап калырга була: агач кәүсәсенә балчык сыларга һәм чүпрәк белән урап куеп, моны җәй ахырына кадәр калдырырга кирәк. Шулай ук кәүсәсен кисеп алырга, киселгән өлешенә бакча өчен кайнатылган сумала (садовый вар) сыларга һәм тамырдан яшь үсентеләр чыкканын көтәргә кирәк һәм арадагы иң нык үсентедән яңа агач ясарга кирәк», – дип яза «АиФ» сайты.

Читайте на 123ru.net