Мәҗлестән соң калган ризыкны төрле сортларга аерудан көлеп, видео төшергәннәр

Мәҗлестән соң калган ризыкны төрле сортларга аерудан көлеп, видео төшергәннәр

Блогер Айназ Габидуллина мәҗлестән соң ризык калдыкларын төрле сортларга аеру күренешеннән көлеп, шаян видео төшергән. «Сакчыл татар халкына багышлана! Сез дә мәҗлестән соң калдыкларны кимендә 3-4 чүп чиләгенә аерасызмы?» – дип яза ул.

Видеода Айназның социаль челтәрдәге герое «Мөнирә» сөйли, ул «чуртым да белмәүче» кызын дөнья көтәргә өйрәтә.

«Әй, мин бөтен нәрсәне күрәм. Сөякләрне – торт савытына, дидем бит. Этләргә, песиләргә бит ул!

Кабыкларны – кабык чиләгенә, сыерга. Салфеткаларны, фантикларны – чүпкә.

Ашалып бетмәгән ризык – тавык чиләгенә!

Банан кабыгы да ашыймы сыер?

Банан кабыгы да, манго кабыгы да ашый. Шәп итеп сөт бирә. Бөтен нәрсәне ашый. Бер нәрсәне әрәм итәсе түгел!»

Нәрсә диясең инде монда, дөрес сүзгә җавап юк. Әлеге видеода күпләр үзләрен яки якын кешеләрен таныган.

«Йомырка кабыгын – тавыкларга», «Минем әни генә шулай дип торам. Барысы да шулай икән», «Бу бит – минем нәнәй», «Ярый ашалып бетмәгән ризык эт-мәчеләргә булды әле, Рәискә түгел», – дип язалар блогерны карап баручылар.

Читайте на 123ru.net