Блогер Илүсә Миңнегалиеваны халыкара эзләүгә биргәннәр

Блогер Илүсә Миңнегалиеваны халыкара эзләүгә биргәннәр

Дубайга турлар сатып, кешеләрне акчасыз да, ялсыз да калдырган блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) халыкара эзләүгә бирелгән. Бу хакта төрле Телеграм-каналлар яза.

Гыйнвар аенда блогерны федераль эзләүгә биргәннәр иде. Адвокат Руслан Нагиев «Татар-информ»га моның гадәти процедура булуын, ягъни, халыкара эзләүгә кадәр, кешене федераль эзләүгә биргәннәрен аңлатты. Хокук саклау органнары кешенең башта Россиядә булмавына инанырга тиешләр.

«Барысы да процедурага бәйле, кешене башта ук халыкара эзләүгә бирә алмыйлар. Башта федераль эзләүгә бирелә, һәм инде кешенең чит илдә булуы турында мәгълүмат раслана икән, халыкара эзләүгә бирү мәсьәләсе туа», – дип сөйләде ул вакытта Руслан Нагиев.

Искә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева (Фәлахова) ире белән бергә социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалады. Кешеләр ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга турлар булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды. Нәтиҗәдә меңгә якын кеше турларсыз да, акчасыз да калды. Килгән зыян 25 миллион сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылды.

Читайте на 123ru.net