Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин гаиләсендә туй

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин гаиләсендә туй

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган – аның улы өйләнгән. Бу хакта яшьләрнең никах мәҗлесен алып барган Марсель Әхмәдуллин хәбәр итә. Алып баручы сүзләренә караганда, никах туе Рамил Муллинның туган төбәге Мөслим районында узган. Марсель Әхмәдуллин тантанага әзерлек барышын мэрны шәхсән үзе контрольдә тотуын да билгеләп үтә.

«Әлеге бәйрәмгә әзерләнгәндә бурычларны төгәл куючы һәм аларның һичшиксез үтәлешен таләп итүче көчле лидер кул астында эшләдем. Бәйрәм процессында катнашучы һәр кешегә карата игътибары һәм кайгыртучанлык күрсәтүе гаҗәпкә калдырды. Аның командасында эшлисе килә. Ул үзенең идеяләрен һәм энергетикасын башкаларга да өләшә.

Кайчандыр – Мөслимлеләр, ә хәзер Түбән Камалылылар җитәкчелектән шундый уңды», – дип яза Марсель Әхмәдуллин.

«Википедия» биргән мәгълүматлар буенча, Рамил Муллин тормыш иптәше Светлана ханым белән 3 бала тәрбияли. Аларның Илһам һәм Илдан исемле уллары һәм Айсылу исемле кызлары бар. Туй олы улы Илһамныкы дип фаразларга була.

Читайте на 123ru.net