«Сезне котларга була!» – Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов икенче тапкыр әти-әни булачак?

«Сезне котларга була!» – Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов икенче тапкыр әти-әни булачак?

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсе тиздән ишәергә мөмкин. Һәрхәлдә, бу матур гаиләнең «подписчиклары» шундый фикердә. Җырчылар төшергән чираттагы шаян видеоны караган аеруча үткер күзлеләре Гүзәлемне бәби көтә дип уйлый. Салават белән Гүзәлемне инде ачыктан-ачык котлый да башлаганнар.

«Сезне котларга буламы?»;

«Миңа да шулай күренде. Сезнең өчен бик шат булыр идек»;

«Мин генә күрәмме соң, дип курка башлаган идем. Бу – точно май катламы түгел»;

«Шушы смслар аркасында рилсны берничә тапкыр карадым һәм сезнең өчен сөендем»;

«Сез ниндидер шәп яңалык сөйләргә җыенган идегез. Миңа калса, моның нинди яңалык икәнлеген күпләр аңлады»;

«Мин сезнең йөкле булуыгызны әллә кайчан күргән идем инде»;

«Түгәрәкләнеп килгәнегезне барысы да күрде. Сезне котларга була! Бик шатбыз!» – дип күпсанлы смслар калдыралар аларга.

Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар гаиләсендә Мәдинә исемле кыз үсеп килә. Икенче тапкыр әти-әни булырга җыенулары хакында җырчылар әлегә үзләре хәбәр итмәде.

Читайте на 123ru.net