25 июльгә һава торышы һәм ай календаре
25 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +17..+22˚ градус.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Кыяр, кабачки, помидорларның карт яфракларын, борычның уңыш бирми торган үрентеләрен өзеп ташларга кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестәне күбәләк кортына, кыярны пәрәвез талпанына, җимеш агачларын беткә каршы дарулар белән эшкәртергә кирәк.